ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

25  апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре  Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә  Украинада махсус операциада катнашучысы Хафизов Хадис белән « Без синең белән горурланабыз, солдат» исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты .

  Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше шартлары, беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар ,җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде.

 Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар , туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар  өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә- Ватанга мәхәббәт- чын кеше һәм үз иле гражданины сыйфатлары булуын күрделәр. Балалар безнең хәрби хезмәткәрләр-геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар. Әңгәмә ахырында катнашучылар ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр, бу хакта истәлеккә плакатка язып куйдылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

25 апрель көнне Елыш авыл клубында Югары Шытсу авылы китапханәчесе белән берлектә "Барлык җанварларнын әнисе" дип исемләнгән, Вера Чаплина иҗатына багышланган экологик калейдоскоп уздырылды. Кичә барышында балалар быел 115 ел тулырга тиеш булган юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Фил һәм аю, төлке балалары белән барысы бергә Мәскәү зоопаркында яшиләр. Әлеге экспериментка В.В.Чаплина җан җылысын биреп, нәкъ әниләрчә көч куя. Кичәдә презентация һәм зоопарк уены белән бергә "Урман куелыгында" дип исемләнгән Вера Чаплина авторлыгындагы мультфильм күрсәтелде.

Тэги: Елыш авыл клубы

25 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре  китапханәче Л.Д.Мухатезянова белән берлектә балалар өчен «Чернобыль – наша боль» темасына багышланган  батырлык дәресе үткәрделәр. Башта алып баручылар тыңлаучыларга безне чолгап алган дөньяның ничек зәгыйфь булуы, берничә ел элек Чернобыль шәһәрендә булган фаҗига турында сөйләде. Чарада 37 ел элек булган вакыйгалар турында фото һәм видео материаллар күр алар атом станциясендә авария турында күсәтелде, ул документаль фильмнар фрагментларын үз эченә алды. Чараның ахырында Чернобыльның кешелеккә соңгы кисәтүе турында нәтиҗә ясалды. Чөнки бу көн эзсез үтмәде, ул дөньяда күп фаҗигаләр тудырды һәм кешеләрнең хәтерләрендә бер зур кайгы, кисәтү булып калды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Җәйгә инде ерак түгел, алда күптән көтелгән җәйге каникуллар һәм балаларга өйдә һәм урамда урманда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк.25 апрельдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар өчен янгын күзәтчелеге көненә «Ут белән уйнама» дигән мәгълүмат сәгате оештырды. Чара башында балалар нинди ситуацияләрдә ут безнең дустыбыз, ә нинди  очракта дошман, кемнәр алар янгын сүндерүчеләр һәм янгынны сүндерү өчен нинди әйберләр кирәклеген, коткаручыларны чакыру өчен нинди номер җыярга кирәклеген белделәр..Аннары авылыбызның янгын сүндерү бүлегенә килдек .Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре балаларны якын дуслары кебек каршы алды. Янгын сүндерүченең махсус киеме белән дә таныштырды. Балалар янгын сүндерү машинасын, авария-коткару җиһазларын зур һәм соклану белән карадылар. Бу машинада насос барлыгын белделәр, шофер хәтта ачык сулыктан да су бирә ала, сирена тавышын ишеттеләр, янгын сүндерү каскасын киеп карадылар, янгын сүндерү машинасы кабинасында утырдылар. Өйгә кайтканда алган тәэсирләр турында сөйләшкәндә, безнең малайларның киләчәктә янгын сүндерүчеләр булырга теләк белдерүләре гаҗәп түгел. Балалар янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен беркайчан да бозмаячакларын һәм үзләреннән кече малайларга - кызларга үрнәк күрсәтәчәкләрен вәгъдә иттеләр!

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Традиция буенча апрель ае Габдулла Тукай ае дип санала. Бу вакыйга уңаеннан 24 апрельдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Тукай әсәрләрен укыйбыз"дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Г.Тукай-татар халкының иң яраткан шагыйре. Укучылар аның турында бик күпне беләләр һәм яраткан шагыйрьнең әсәрләрен рәхәтләнеп укыйлар , яттан беләләр. Тукай китаплары безне матурлыкка, игелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди. Без бүген бу бөек кеше турында тагын бер тапкыр сөйләштек, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек, төрле еллардагы сирәк фотоларны күрсәттек , шулай ук китап күргәзмәсен карадык . Балалар шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен укыдылар, җырлар җырладылар, шагыйрь иҗаты буенча сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен күрсәттеләр.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

  Ел саен 26 апрельдә Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан фаҗигане һәм шул һәләкәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә..

Фаҗига һәркемнең йөрәгендә сызлану хисе уята. Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булуга карамастан, ликвидаторлар, фаҗига нәтиҗәләрен булдырмау, гражданнарны саклап калу һәм яклау өчен, зарарланган зонага бардылар. Күпләр өчен бу авария шәхси бәлагә әверелде: сәламәтлеккә зыян китерелде, гадәти тормыш рәвеше һәм гаилә тынычлыгы бозылды.

Чернобыль АЭСындагы һәлакәт вакыйгалары һәм геройлары турында хәтерне саклау максатыннан, 25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучылар белән бергәләп, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы, авылдашыбыз Хафизов Нурмый абый янына барып, "Чернобыль-безнең йөрәк ярасы" хәтер сәгатен үткәрделәр. Хафизов Нурмый абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр , АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган. Катнашучылар игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

1986 елның 26 апрелендә «Чернобыль» дигән куркыныч сүз бөтен планетага яңгырый, дөньяга ХХ гасырның иң масштаблы һәлакәте - Чернобыль АЭСының дүртенче энергоблогындагы шартлау турында хәбәр итә.​ Чернобыль авариясе миллионлаган кешенең язмышына тәэсир итә.​ 25 апрельдә Туктар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә «Чернобыль: как все было»тарихи - мәгълүмати сәгате уздырыла.​ Чарада авария белән бәйле тарихи вакыйгалар искә төшерелде.​ Алып баручы чаралар шулай ук аварияне бетерүчеләрнең иң авыр катастрофасы һәм батырлыгы турында сөйләде.

Тэги: Туктар авыл клубы

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында «Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!» дигән фестиваль-конкурс игълан итте. 24 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында фестиваль-конкурс узды, анда чыгыш ясадылар: «Әкият» балалар бакчасы «Исем кушу» йоласы белән, «Теремок» балалар бакчасы «Яшь киленгә бирнә әзерләү» йоласы белән, «Салават күпере» «Карга боткасы» йоласы белән һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге «Аулак өй» йоласы белән. Шулай ук тамашачылар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт номерлары тәкъдим ителде. Концерт программасы якты һәм бай булды. Матур дәртле биюләр, халык җырлары залда булганнарны сөендерде. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды. Жюри әгъзалары: Саба муниципаль районы мәдәният йорты белгечләре – Тимербаева З.З., Тимербаев Х.Р., Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

24 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина  Шәмәрдән лицееның 5 «А» сыйныфы укучылары өчен терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган үткәрде. Чара башында «терроризм», «теракт», «террор», «экстремизм» һәм «террорист»төшенчәләре ачылды. Шулай ук террорчылык куркынычы барлыкка килсә һәм тоткынлыкка эләгү очрагында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да әңгәмә барды, анда экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотуга  аерым игътибар бирелде. Аннары балаларга террорчылык куркынычы янаганда нишлисе икәнен, ашыгыч җавап бирү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланманы тапканда нәрсә эшләргә һәм бу очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында  мәгълүмат булган видео күрсәтелде. Чарада катнашучылар толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына терроризмның үсеп килүче социаль базаларын кисәтергә мөмкинлек бирә дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

23 апрель көнне Вятка аланы шәһәренең «Победа» мәдәният йортында Н.В. Худына исемендәге «Вятские выкрутасы» төбәк-ара фестиваль-конкурсы узды. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Стилизованный танец» номинациясендә «Юри генә» татар биюе белән чыгыш ясады. Конкурс Киров өлкәсенең иң өлкән хореографы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Вятка аланы шәһәрендә бию жанрына нигез салучы һәм нигез салучы Николай Васильевич Худына истәлегенә багышланган. Балалар бу конкурста бик теләп катнаштылар. Конкурста катнашучылар II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International