«Чернобыль-безнең йөрәк ярасы» хәтер сәгате

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

  Ел саен 26 апрельдә Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан фаҗигане һәм шул һәләкәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә..

Фаҗига һәркемнең йөрәгендә сызлану хисе уята. Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булуга карамастан, ликвидаторлар, фаҗига нәтиҗәләрен булдырмау, гражданнарны саклап калу һәм яклау өчен, зарарланган зонага бардылар. Күпләр өчен бу авария шәхси бәлагә әверелде: сәламәтлеккә зыян китерелде, гадәти тормыш рәвеше һәм гаилә тынычлыгы бозылды.

Чернобыль АЭСындагы һәлакәт вакыйгалары һәм геройлары турында хәтерне саклау максатыннан, 25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучылар белән бергәләп, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы, авылдашыбыз Хафизов Нурмый абый янына барып, "Чернобыль-безнең йөрәк ярасы" хәтер сәгатен үткәрделәр. Хафизов Нурмый абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр , АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган. Катнашучылар игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International