25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Украинада махсус операциада катнашучысы Хафизов Хадис белән « Без синең белән горурланабыз, солдат» исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты .
Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше шартлары, беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар ,җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде.
Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар , туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә- Ватанга мәхәббәт- чын кеше һәм үз иле гражданины сыйфатлары булуын күрделәр. Балалар безнең хәрби хезмәткәрләр-геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар. Әңгәмә ахырында катнашучылар ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр, бу хакта истәлеккә плакатка язып куйдылар.