«Тукай иҗатына сәяхәт» дип исемләнгән шигырь кичәсе.

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

26 нчы апрель көнне Сабай авыл клубында Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган "Тукай иҗатына сәяхәт" дип исемләнгән шигырь кичәсе булды. Кичәдә балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормышы, иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясе турында бик күп яңалык белделәр. Туган якка, туган телгә, гади халык тормышына багышланган шигырьләрен укыдык, "Су анасы", "Шүрәле" әкият-поэмалары белән таныштык. Балалар да шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Соңыннан бик теләп татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын башкардык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International