ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2023 ел
сишәмбе

9 май көнне Килдебәк авыл җирлегенә кергән  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, оешма җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасында  оештырылган, тантаналы митингта катнаштылар.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган  митинг – концерт "Җиңү һәрберебезнең күңелендә яши" дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил – Саба муниципаль районының милек һәм җир палатасы рәисе Галиуллин А.М. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр, веноклар салынды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

9 май көнне  Керәнне авыл  клубында Мичан авыл китапханәсе белән берлектә “Утлы еллар кайтавазы” дип исемләнгән әдәби сәгать оештырылды. Сугыш турында китаплар… Аларда хакыйкать, хәтер, авыр хәтирәләр. Ул китаплар безгә “Онытмагыз!”-  дип әйтәләр кебек. Китапханәче Фирдәүс Ясавиевна укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм җентекле күзәтү үткәрде. "Сугыш турында китаплар уку җиңел түгел. Күпләр андый китапларны укый алмаска да мөмкин. Кызгану хисе, йөрәккә якын алу, геройларның кичерешләрен үз йөрәгең аша уздыру – чынлап та кемгәдер авыр », - диде китапханәче. Белгеч тәкъдим иткән китаплар укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Барлык укучылар да өйләренә укырга китаплар алдылар. Нәкъ менә шундый китаплар аша гына без җиңүнең бәясен, бүгенге якты көннәрнең кадерен белергә өйрәнәбез.

Тэги: Керәнне авыл клубы

Быел илебез Бөек Җиңү бәйрәмен 78 нче кат каршы алды. Җиңү көне безгә бик якын, кадерле. Бәйрәм уңаеннан 9 май көнне Иләбәр авылында урнашкан обелиск янында Иләбәр авыл клубы, Өтернәс авыл клубы һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре “Җиңү язы яши йөрәкләрдә” дип исемләнгән митинг уздырдылар.Чарада районнан кунаклар, җитәкчеләр, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авылдашлар, Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

9 май көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчел, Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре, авыл җирлегенә кергән   оешма җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасында  оештырылган, тантаналы митингта катнаштылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

9 майда Юлбат СДК , китапханә, Тенекеев һәм Йосыф-Алан СК хезмәткәрләре Юлбат СП бюджет оешмалары җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә Байлар Сабасы шәһәрчегендә узган тантаналы митингта катнаштылар.

Тэги: тенеки авыл клубы

8
май, 2023 ел
дүшәмбе

9 Май алдыннан бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган масштаблы чаралар уза. Аларның берсе 1 майдан 9 майга кадәр уздырыла торган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясе булды.6 майда Тимершык  мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акцияләрдә катнашты, мәдәният йортының тәрәзәләре Җиңү символлары белән бизәлде. Бизәлгән якты тәрәзәләргә карап, кәеф күтәрелә, үз илең өчен горурлык хис туа, Бөек Җиңү көне бәйрәме якынлашуы сизелә!

Тэги: тимершык мәдәният йорты

2023 елның 25 апрелендә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүчеләр белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар һәм сугыш ветераннары каберләренә Георгий тасмаларын бәйләделәр.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

2023 елның 25 апрелендә ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлана. Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүчеләр белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар һәм сугыш ветераннары каберләренә Георгий тасмаларын бәйләделәр.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

9 Май бәйрәм генә түгел, бу сугыш кырларында һәлак булганнар турында изге истәлек. Бу-безнең тарихыбыз. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын һәм "сугыш хатын-кыз йөзе түгел" проектын бәйрәм итү кысаларында Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш балаларына өйдә баруны оештырдылар, Нурмиева Гөлзиган апада, Нуруллина Өммегөлсем апада, Хәйруллина Минниса апада, Гарипов Хәниф абый янында булдылар. Аларны бөек җиңүләре белән котладылар, котлау открыткалары, Георгий тасмалары тапшырдылар, аларга сәламәтлек, рух күтәренкелеге теләделәр. Котлаулар битараф калдырмады ,алар мәдәният хезмәткәрләрен шатланып каршы алдылар. Алар сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында күз яшьләре белән сөйләделәр, фронтларда һәм тылда һәлак булган бабаларын һәм әти-әниләрен, абыйларын һәм апаларын искә алдылар.Аларга күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Тэги: тимершык мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International