ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2023 ел
шимбә

Татар халкы — искиткеч тырыш, эшчән халык. Ул  элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән.  Белгәнебезчә, һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән.    Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең   үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклары, чыбылдыклары, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклары, намазлыклары күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре булып торадар. Кеше күңеле бик күп хатирәләр саклый.Алар, сәйлән сыман, берәм-берәм сайланып кына җыела. Бер дә югалмас кебекләре дә, вакыт узу белән төсен җуя, сиздермичә генә томан артына күмелгәннәре дә, күңелгә сеңеп калганнары, гомер сукмагын үзгәрткәннәре, җанда уелып, сакланып калганнары да бар. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылган. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең ерак әби-бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Моны аларның киенү рәвеше, сакланып калган кул эшләре, сезнең һәрберегезнең дә әби-бабаларыннан калган кадерле, истәлекләре әйберләр, ядкарьләр исбатлап тора. Тенеки авылыннан «Милли кием фестивалендә “Гаилә ядкаре” номинациясендә 7 кше катнашып, дипломга ия булдылар.

Тэги: тенеки авыл клубы

9
июнь, 2023 ел
җомга

9 июньдә Яңа Мичән  авыл мәдәният йортында китапханә  белән берлектә Россия көненә багышланган "Россия- безнең бөек  держава" мәгълүмати - патриотик сәгать уздырылды. Чара барышында катнашучылар илнең үсеш этаплары,аның үзенчәлекле мәдәнияте, традицияләре, символлары турында яңа белемнәр алдылар. Укучыларга "минем Ватаным - Россия"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында "Мин Россия турында нәрсә беләм"викторинасы үткәрелде.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

9 июньдә Яңа Мичән  авыл мәдәният йортында китапханә  белән берлектә Россия көненә багышланган "Россия- безнең бөек  держава" мәгълүмати - патриотик сәгать уздырылды. Чара барышында катнашучылар илнең үсеш этаплары,аның үзенчәлекле мәдәнияте, традицияләре, символлары турында яңа белемнәр алдылар. Укучыларга "минем Ватаным - Россия"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында "Мин Россия турында нәрсә беләм"викторинасы үткәрелде.

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

9 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Россия көненә багышланган «Я частичка России» акциясен үткәрделәр. Акция кысаларында авыл халкына тасмалар тараттылар һәм бәйрәм тарихы, россия триколоры төсләренең әһәмияте турында сөйләделәр. Россия көне-Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге – патриотизм. Илебезнең туган көнендә без, Россия гражданнары буларак, илебезнең тарихы һәм мәдәнияте өчен аерым горурлык кичерәбез.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Бу искиткеч бәйрәм һәрвакыт массакүләм һәм масштаблы чаралар белән үрелеп бара. Россия көнен бәйрәм итү кысаларында 5 нче июньнән 12 нче июньгә кадәр «Россия тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе уза.Авыл мәдәният йорты һәм китапханә  белгечләре балалар белән акциягә актив кушылдылар һәм бәйрәм алдыннан мәдәният йорты тәрәзәләрен илебезгә булган мәхәббәтне гәүдәләндерүче матур  символлар белән бизәделәр. Тәрәзәләрдә Россия флагы, күгәрченнәр һәм башка символика сурәтләнгән. Бәйрәм тәрәзәләренең фотоларын социаль челтәрләрдә үз битләрендә урнаштырдылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

9 июньдә Сулэ авыл клубында "Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары"дигән әңгәмә уздырылды.Алып баручы балаларны татар халкы мәдәнияте, татар милли костюмнары, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәр белән таныштырды. Балалар татар милли киемнәрен белдерүче сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар: камзул, калфак, түбәтәй. Шулай ук балалар үзләре дә кайбер татар халык уеннарында катнаша алдылар.Без халык традицияләре,киемнәре турында видеопрезентация карадык.Шулай ук катнашучылар татар бизәкләре, милли киемнәр, татарларның дини культы әйберләре белән таныштылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

9 июньдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре"Россия Дәүләтенең символлары”дип аталган ,Россия  көненә багышланган чара үткәрделәр.Чараның максаты-үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт уяту. Чара барышында алып баручы балаларга илебез символлары, герб, флаг һәм гимн тарихы битләре буенча виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте. Балалар үз илләренең мәдәнияте һәм тарихы турында викторина сорауларына  җавап бирделәр,  фикерләр алмаштылар. Аннары Россия гимнын башкардылар.Чара ахырында балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, һәм Туган илебезгә сак карарга, аның белән горурланырга һәм якларга чакырдылар,киләчәк буыннар “Бу -минем Туган илем, бу минем –Россия “дип горурланып әйтерләр.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Хәзерге дөньяда борынгы традицияләрне изге итеп хөрмәт итүче һәм мөмкин булганча аларны үтәргә тырышучы Милләтләр күп түгел. Татар халкы – шуларны саклый. Алар борынгы гореф-гадәтләрне саклый һәм аларны хәтта безнең көннәрдә дә югалтмау мәҗбүри дип саный. Әлбәттә, технологияләр дөньясы үзенең төзәтмәләрен кертә, көндәлек көнкүрештә ниндидер яңалык өсти, әмма Татарстан халкының боларына да һәрвакыт урын табыла. Бүген традицион татар мәдәниятенә музейларда гына түгел, кайбер мәдәният йортларында, китапханәләрдә дә күрергә мөмкин. Сабантуй бәйрәме алдыннан, 9 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче “Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары” темасына әңгәмә үткәрделәр. Мөдирләр катнашучыларга Сабантуйның җыр, ат һәм йөгерү ярышлары, көрәш белән үткәрелүе турында сөйләделәр. Халык уеннарында җиңүчеләр бүләккә лаек икәнен: милли чигү белән бизәлгән сөлгеләр, алар өстендә кызлар кышкы кичләрдә эшләүләре турында сөйләделәр. Бүген күп кенә гореф-гадәтләр сакланып калды, ә заманча программаларда концертлар һәм ярминкәләр өстәлгән. Бәйрәм бүгенге көндә бөтен ил буенча татарлар өчен уртак булып киткән. Дөрес, хәзер аларга чәчү эшләренең башлануын түгел, ә аларның тәмамлануын билгеләп үтәләр. Чара ахырында катнашучылар татар халык уеннары уйнадылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

6 июньдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Россиядә Пушкин көненә багышланган «Пушкин әкиятләрен укыйбыз һәм рәсем ясыйбыз» рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Чараның максаты булып А.С.Пушкинның иҗади мирасы турында белемнәрне тирәнәйтү, сәнгать белемен арттыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, шулай ук үсеп килүче буынны һәрьяклап эстетик тәрбияләү тора. Алып баручылар катнашучыларны Александр Сергеевич Пушкинның биографиясе белән таныштырдылар һәм аның әсәрләреннән өзекләрне искә төшерергә ярдәм иттеләр. Һәр бала шагыйрьнең иң яраткан шигырен, әкият өзекләрен укыды. Гениаль шагыйрьнең иң танылган һәм яраткан шигырьләре булып «Зимняя дорога», «У лукоморья», «Зимнее утро» һ.б. әсәрләре торды. аннары балаларга әкият геройларының рәсемнәрен ясарга тәкъдим ителде. Монда алтын балык та, алтын чылбырлы әкияттәге яшел имән дә, имәндәге Су анасы  да, галим мәче дә чылбыр буйлап йөри иде. Барлык балалар да әлеге чарада актив катнаштылар.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Элек Сабантуйны бәйрәм итү зур вакыйга булган һәм аңа әзерләнү өчен күп вакыт кирәк булган. Сабантуй өчен бүләкләр җыю - бу искиткеч бәйрәмнең кызыклы традициясе булып тора.
6 июньдә Язлы Арташ авылында, әби-бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, "Сабантуй" милли бәйрәме өчен "Бирнә җыю" халык йоласы оештырылды. Бирнә җыю гармун тавышы һәм халык җырлары белән үрелеп барды. Авылдашлар кунакларны игелекле һәм кунакчыл каршы алдылар, Сабантуйдагы уеннарга һәм ярышларга бүләкләр бирделәр, теләкләрен белдерделәр һәм киләсе бәйрәмгә шатландылар. Кайбер гаиләләр тәмле ризыклар һәм җиләк-җимешләр белән тулы өстәлләр белән бирнә җыючыларны көттеләр. Балалар, олылар белән бергә, авыл буйлап йөрделәр, тәм-томнар җыйдылар.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International