9 июнь к өнне Яңа Мичән авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган "Россия- безнең бөек держава" мәгълүмати - патриотик сәгать уздырылды. Чара барышында катнашучылар илнең үсеш этаплары,аның үзенчәлекле мәдәнияте, традицияләре, символлары турында яңа белемнәр алдылар. Укучыларга "минем Ватаным - Россия"китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара ахырында "Мин Россия турында нәрсә беләм"викторинасы үткәрелде.