“Милли кием” фестивале “Гаиләбез ядкаре” номинациясе

2023 елның 10 июне, шимбә

Татар халкы — искиткеч тырыш, эшчән халык. Ул  элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән.  Белгәнебезчә, һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән.    Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең   үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклары, чыбылдыклары, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклары, намазлыклары күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре булып торадар. Кеше күңеле бик күп хатирәләр саклый.Алар, сәйлән сыман, берәм-берәм сайланып кына җыела. Бер дә югалмас кебекләре дә, вакыт узу белән төсен җуя, сиздермичә генә томан артына күмелгәннәре дә, күңелгә сеңеп калганнары, гомер сукмагын үзгәрткәннәре, җанда уелып, сакланып калганнары да бар. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылган. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең ерак әби-бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Моны аларның киенү рәвеше, сакланып калган кул эшләре, сезнең һәрберегезнең дә әби-бабаларыннан калган кадерле, истәлекләре әйберләр, ядкарьләр исбатлап тора. Тенеки авылыннан «Милли кием фестивалендә “Гаилә ядкаре” номинациясендә 7 кше катнашып, дипломга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International