30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында-«Татар язучылары – сәяси репрессия корбаннары» исемле репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара барышында ,реприссия корбаны булган татар язучылары турында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелде , бу елларның фаҗигасе турында сөйләнелде. Чара татар шагыйре Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән шигырен укып, бай эчтәлекле презентация карау белән төгәлләнде.
12 октябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Уйна, тальян” дигән мастер-класс үткәрделәр. Башта балалар милли уен коралы тальянның килеп чыгышы, ни өчен алай аталганы турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга тальян буенча иң гади күнекмәләрне, уйнауның төп алымнарын күрсәттеләр. Мехны ничек йөртергә, аваз өстендә ничек эшләргә икәнлеген аңлаттылар, башкарырга мөмкин булган гади көйләрне өйрәттеләр.
14 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Минем яраткан геройларым” дигән мультипликацион сәгать үткәрелде. Мультфильмнар кино, рәсем, спектакльләр кебек тәрбияви сәнгать төре. Балалар “Мультфильмнар белгечләре” викторина сорауларына җавап бирделәр, яраткан геройлары турында сөйләделәр, мультфильм төрләре турында белделәр. Соңыннан һәркем мультфильмнан рәсемнәр буяды һәм бүләккә ия булды.
3 октябрьдә 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья "Татарча диктант"акциясендә катнашты. Акциянең максаты-татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби тел кулланучылар даирәсен киңәйтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Тимершык мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре дә акциядән читтә калмады. Укучылар һәм клуб берләшмәсе әгъзалары акциядә актив катнаштылар.
Көз үзенчә матур һәм сөйкемле. Ул җанга юмартлык, йөрәккә кеше аралашуыннан җылылык алып килә, безнең тормышка кабатланмас матурлык кертә! Көз бүген тулысынча үз хокукларына керде, һәм без аның килүен билгеләп үттек. 14 октябрьдә Тимершык мәдәният йортында Тимершык урта мәктәбе белән берлектә өлкән сыйныф укучылары өчен “Көзге фантазия” дип исемләнәгән көзге бал оештырылды. Бу күңел ачу программасының барлык уеннары һәм конкурслары көзге тема белән бәйле иде. Күңелле музыка һәм бәйрәмнең атмосферасы искиткеч иде. Чара дискотека белән тәмамланды.
14 октябрьдә Тимершык авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Минем хайваннар турында яраткан хикәяләрем һәм әкиятләрем"дигән әдәби-белем бирү сәгате үткәрелде. Чара балаларның яраткан геройлары турында укыган китаплары турында сөйләүдән башланды. Танып белү уены барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «Таны» уенында, «Жанварны бел» конкурсында катнаштылар, хайваннар турында табышмакларны чиштеләр, геройлар хайваннар булган әкиятләрне искә төшерделәр. Мәктәп укучылары күп яңа, кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр.
14 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча команда турниры үткәрелде. Һәвәскәр турнир-чын уенның нәрсә икәнен сизү, башка уенчыларның сәләтләре белән чагыштырганда үз сәләтләрен бәяләү өчен иң яхшы мөмкинлек. Башта катнашучыларга бильярд уенының барлыкка килү тарихы, аның төрләре, уен кагыйдәләре турында сөйләнелде. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.
Килдебәк авыл мәдәният йортында "Әтиләр көне". 14 октябрьдә Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бильярд буенча әтиләр көненә багышланган турнир үткәрәләр. Бильярд турниры ир-атлар арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Адреналин, дәрт, искиткеч нәтиҗә күрсәтергә теләк әтиләргә бер минут та ял итәргә ирек бирмәде һәм аларны җиңүгә иң яхшы итеп этәрде. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде.
14 октябрь конне Курсабаш мэдэният йортында Сулэ авыл клубы модире, Тубэн Утар авыл клубы модире, Курсабаш авыл библиотекасы модире белэн берлектэ эзерлэнгэн фестиваль конкурс узды. Конкурста Шэмэрдэн авыл жирлеге, Эзмэ авыл жирлеге, Шекше авыл жирлеге, Мичэн авыл жирлеклэренэ кергэн клублар, библиотекалар катнашты. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
Безнең халкыбыз милли гореф – гадәтләрне күп еллардан бирле саклап килә һәм алар буыннан – буынга тапшырыла.14 октябрь көнне курсабаш мәдәният йортында, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә” дип исемләнгән фестивалҗ – конкурс булып узды. Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрдәре, үзешчәннәр тамашачылар игътибарына “Мунчала чыгару” йоласын тәкъдим иттеләр. Юкә кайрысыннан мунчала ясау, аны эшкәрту тәртибе, җыр – бию белән аралаштырылды һәм көчле алкышлар белән бүләкләнде.