ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2024 ел
якшәмбе

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. 11 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән белем бирү дәресе уздырдылар.Укучылар  кичәдә Муса Җәлилнең  -“Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”,  “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен  сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында киңкырлы мәгълүмат җиткерделәр. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

  Изге Вәли Көне-Гашыйклар бәйрәме. Ул ел саен 14 февральдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнне  яраткан һәм кадерле кешеләргә чәчәкләр, кәнфитләр, уенчыклар, мәхәббәт сүзләре , теләкләр язылган открыткалар - валентинкалар бүләк итә. Изге Вәли көне-чит илләрдән килгән бәйрәм. Аны безнең илдә чагыштырмача күптән түгел генә билгеләп үтә башладылар. Язучыларыбыз  әйткәнчә "Мәхәббәт -ул үзе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны яңгарта”. Шуңа күрә Изге Вәли көнен беренче мәхәббәтләрен каршыларга хыялланучы яшьләр дә, өлкәннәр дә — күптәннән үзләренең икенче яртысын тапкан кешеләр дә билгеләп үтә. Шул уңайдан, 10 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Чәбия Чүрчи авыл клубы хезмәткәрләре катнашында «Мәхәббәт ул серле дөнья». дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Гаилә елы уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә катнашучы гаиләләр төрле кызыклы  уеннарда катнашып,  күтәренке кәеф алдылар һәм истәлекле бүләкләр белән котланылдылар.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

11 февраль конне Сулэ авыл клубында фәнни-технологик үсеш елына багышланган "фән серләрнен ача" мәгълүмати сәгате уздырылды. Модир кешелек тормышын үзгәрткән иң якты һәм әһәмиятле уйлап табулар турында сөйләде.

Чара барышында балалар заманча фән өлкәсендәге уникаль уйлап табулар һәм казанышлар, фәнгә өлеш керткән Нобель премиясе лауреатлары турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат белделәр.

Аннары балалар үзләренең зирәклекләрен һәм эрудицияләрен кызыклы һәм мавыктыргыч тәҗрибәләрдә күрсәттеләр, катлаулы логик мәсьәләләрне хәл иттеләр. Очрашу ахырында балалар фән кызыклы һәм мавыктыргыч дигән нәтиҗәгә килделәр!

Тэги: Сулэ авыл клубы

2024 елны Гаилә елы дип игълан итү - илебез өчен мөһим вакыйга. Бу гаилә кыйммәтләрен ныгыту юлында тагын бер адым. Нык гаилә - җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен гарантия. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә. Аларга мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм керә. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе. 10 февральдә Язлы Арташ выл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм Чәбия Чүрчи авыл клубы белән берлектә «Мәхәббәт яшҗкә карамый» дип аталган уен программасы уздырылды. Уен программасы Изге Вәли көне бәйрәменең ничек барлыкка килүе турында кечкенә тарих белән башланды. Соңыннан конкурс уеннары игълан ителде: төрле авыллардан 3 гаилә катнашты. Программага мондый уеннар кертелгән: «Единое целое», «Статуя любви», «Конфетка на двоих», «Перейди пропасть», «Серенада для дамы сердца», «Символы верности» һ.б. Барлык парлар да үзләренең концерт номерлары белән чыгыш ясады. Чарада катнашучылар бер-берсенә "Валентинка" бүләк иттеләр, шаярту викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Барлык уенчыларны кыйммәтле булмаса да, истәлекле бүләкләр көтте.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

10
февраль, 2024 ел
шимбә

10 февральдә Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Республика символлары" мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Яшьләргә дәүләт символлары дәүләтчелекнең аерым билгеләрен аңлатылды. Катнашучы яшьләребез игътибар белән канатлы барс турында риваятьләрне тыңладылар һәм Гербта сурәтләнгән һәр символның мәгънәсен белделәр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9
февраль, 2024 ел
җомга

9 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында яшүсмерләр белән «Алкоголь турында дөреслек» исемле профилактик әңгәмә узды. Чарага Эзмә авылы фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы чакырылган иде. Алкоголь - хәзерге вакытта кешенең куркыныч дошманы. Бүгенге көндә алкоголизм проблемасы бик актуаль. Статистикадан күренгәнчә, алкогольне күп кешеләр куллана. Аларга ирләр дә, хатын-кызлар да керә. Шулай ук яшүсмерләр, олыларга карап, һәркем алкогольне татып карарга тели. Алкоголь организмга, тирегә һәм органнарга тискәре йогынты ясый. Бу зарарлы эчемлекләрне даими куллану үлемгә кадәр аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

9 февральдә Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә танылган татар балалар язучысы Роза Хафизованың юбилее уңаеннан "Тылсымлы әкиятләр көньясы" әдәби сәгате үткәрелде. Әдәби сәгать барышында балаларга язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр.

Тэги: Туктар авыл клубы

Бүген Кече Шинар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә фәнни — технологик үсеш елына багышланган «Юктан бар булу» мастер-классы үткәрелде. Балалар ракетаның гади моделен картоннан ясарга өйрәнделәр. Балаларга кул эшләрен ничек ясарга икәнен адым саен аңлаттылар.Балалар  эшкә зур кызыксыну белән кушылдылар, оча торган ракета  ясадылар һәм нәтиҗәдән канәгать калдылар.

Тэги: Кече-Шыңар мәдәният йорты

9 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен тәмәке тартуны, наркоманияне һәм алкоголизмны профилактикалау буенча «Стиль жизни - здоровье» дигән әңгәмә үткәрделәр. Тәмәке тарту һәм алкоголизм белән көрәштә профилактика мөһим роль уйный. Чара барышында тематик презентация һәм видеороликлар әзерләнде: «Не курю и вам не советую», «Цена легкомыслия – жизнь». Әңгәмәдә катнашучылар тәмәке тарту тәкъдименнән баш тартуның мөмкин булган вариантларын сайлап алдылар, тәмәке тартуның зыяны турындагы белдерүләрнең дөреслеген анализладылар. Алар шулай ук тәмәке тартучы ата-аналарны зарарлы гадәтләреннән баш тартырга ничек ышандырырга кирәклеге турында да үз фикерләрен белдерделәр.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль көнне, яшь герой - антифашистлар көне уңаеннан Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Пионерлар -геройлар»дигән темага әңгәмә уздырдылар. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен ,Ватаныбызның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Лена Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һәм башка пионерларның батырлыклары турында кызыксынып тыңладылар. Хәзерге җәмгыятьтә үсеп килүче буынның батырлыклары, тормышта батырлыкка һәрвакыт урын барлыгы турында искә төшерергә онытмадылар. Әңгәмә презентация һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән иллюстрацияләргә күзәтү белән үрелеп барды. Яшь солдатларның исемнәре, батырлыклары балалар күңелендә мәңге калыр дип ышанасы килә.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International