15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, интернационалист сугышчыларны искә алу көне.Бу игълан ителмәгән сугыш 9 ел, 1 ай һәм 19 көн дәвам иткән . Бу көннәрдә без Әфганстан сугышчыларын гына түгел, ә илнең «кайнар нокталарында» — Төньяк Кавказда, Джелалабадта, Кандагарда үз гомерләрен калдырган егетләрне дә искә алабыз.
Сугышлар тәмамлана, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихка кереп кала. Ләкин кеше хәтерендә ул озак яшәргә тиеш, чөнки аның тарихы солдатлар каны һәм әниләрнең күз яшьләре белән язылган.
Нәкъ менә аларга багышлап 15 февраль конне Сулэ авыл клубында узган «Әфганстан: безнең авыр хэтер» хәтер сәгате уткэрелде. Алып баручы кунакларга Әфганстандагы хәрби вакыйгаларда катнашкан солдатларыбызның батырлыгы хэм ныклыгы турында сөйләде.
15 февраль конне Сулэ авыл клубында Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният, Курсабаш китапханэсе хезмәткәрләре "Кул Гали - татар әдәбиятына нигез салучы"дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучылар Бөек урта гасыр шагыйре Кул Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Кул Гали төрки әдәбиятның күренекле вәкиле һәм "Кыссаи Йосыф"әсәренең авторы. Чарада тыңлаучылар поэманың үзенчәлекләре һәм аның Идел буе татарлары мәдәнияте тарихындагы әһәмияте турында белделәр.
15 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Очрашу мизгеле күңелле» дигән хәйрия концерты үткәрделәр. Алар яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең заманча биюләре белән сөендерде. Чыгышлар өлкәннәрне шаккатырды, тамашачылар рәхәтләнеп алкышладылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып һәм җан белән ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 14 нче февральдә яшьләр белән күңелле конкурслар оештырдылар һәм үткәрделәр. 14 февральдә Россиядә барлык гашыйклар көне, яки Изге Валентин көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм инде 16 гасырдан артык яши һәм әле дә актуальлеген югалтмый. Аның ярдәмендә тантана барлыкка килде, аны икенче яртысына бүләк итү гадәти һәм Изге Валентин көне буларак төрле илләрдә бәйрәм итәләр.
2024 елның 14 февралендә Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә барлык гашыйклар көненә күңел ачу программасы уздырылlды.Анда яшьләр катнаша.. Алып баручылар барлык катнашучыларга һәр илнең үз гореф-гадәтләре һәм барлык гашыйклар көне дә төрлечә билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. Ләкин асылы бер: иң мөһиме, яратучылар бер-берсен табалар, бәхетле булалар, һәм Изге Валентин көнендә генә түгел, ә гомер буе! Катнашучылар алып баручыларның биремнәрен бик теләп үтәделәр: мәкальләрне дәвам иттеләр, "Яртысын ашат", "Пантомима"... Мәхәббәт турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.
14 февраль конне Сулэ авыл клубында гашыйклар көне уңаеннан "яшәсен мәхәббәт"бәйрәме уздырылды.Гашыйклар көне, яки Изге Вэли коне - искиткеч бәйрәм, һәм кыш уртасында бәйрәм ителүгә карамастан, ул иң җылы, назлы бэйрэм.
Чара башында алып баручы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең барлыкка килү легендасы турында сөйләде, ә аннары мондый конкурсларда һәм уеннарда катнашырга тәкъдим итте, мәсәлән: «Комплиментлар», анда алып баручы барысына да әлеге хәрефләргә комплиментлар әйтергә тәкъдим итте, гашыйклар бәйрәме белән бәйле табышмакларны чиштеләр. «Бөртекләп мәхәббәт», «татлы пар» һәм башка конкурслар кызыклы үтте.
14 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында барлык гашыйклар көненә һәм Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Йөрәкләр көне» дигән күңел ачу программасы узды. Бу вакыйга барлык катнашучылар өчен җылылык, мәхәббәт һәм шатлык белән тулы иде. Программаның бизәге булып мәдәният йорты белгечләренең матур музыкаль чыгышлары һәм аларны тагын да ныграк берләштергән гашыйклар, гаилә парлары өчен кызыклы конкурслар булды. Чара һәркемне дулкынландыргыч эмоцияләр һәм бердәмлек атмосферасына батырды. Катнашучыларның үз тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм бу искиткеч кичтә яңа дуслар белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлеге бар иде.
Гаилә - ул безнең нәсел, безнең традицияләр, туганлык. Анда без ярдәм, аңлау һәм кайгырту табабыз. Нык гаилә һәм аның кыйммәтләре-безнең дәүләтнең, аның социаль иминлегенең, мәдәниятенең, икътисадының һәм иминлегенең нигезе. Гаилә елы Россия гаиләсенә игътибарны көчәйтергә, традицион гаилә кыйммәтләрен яклауны ныгытырга тиеш. Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә гаилә елы уңаеннан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә килүчеләр Хантемировлар династиясенең шәҗәрә агачы, династия турында китаплар һәм журнал басмалары белән таныша алдылар. Шулай ук татар язучыларының гаилә, тормыш турында китаплары белән таныштылар.
12 нче февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында сәламәтлекләре ягыннан чикле булган балалар өчен кристаллар үстерү турында «Волшебство кристаллов» дип исемләнгән танып белү сәгате оештырылды. Монда балалар тылсымлы кристаллар дөньясына чумдылар һәм искиткеч кристалл формаларын булдыру сәнгатенең серле процессына кереп киттеләр. Чара барышында балалар кристалларның ничек барлыкка килүен төрле тәҗрибәләр аша белделәр. Бу кызыклы экспериментлар балаларга химия һәм физика фәннәрен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. Монда кристалларның серләре ачылды һәм матур шедеврлар да барлыкка килде.
2024 елның 11 февралендә Яңа Мичән мәдәният йортында Россиядә Гаилә елын ачуга багышланган Гаилә бәйрәме узды.Бәйрәм гаилә турында сораулар һәм серләр белән башланды. Гаилә уеннары, конкурслар оештырылды. Чара концерт программасы белән дәвам итте . Чара барышында шигырьләр, җырлар , биюләр, гаилә һәм мәхәббәт турында котлаулар яңгырады. Гаилә бәйрәме җылы, уңайлы һәм игелекле гаилә шартларында үтте.