21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, 17 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Тел халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балаларга туган телебезнең кадере, тарихын, мәдәниятен саклау максаты белән үткәрелгән әлеге матур әдәби чарада җырлар, татар халык уеннары, презентация тәкъдим ителде. Туган телебезне саклау, ярату, киләчәк буыннарга җиткерү мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Чараның ахырында бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды.
17 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча әңгәмә үткәрде. Чара барышында экстремизм һәм терроризмның куркынычлыгы, бер-берсенә толерантлы мөнәсәбәт, толерантлык, намуслылык, кешелеклелек һәм үзара хөрмәт, тыныч милләтара мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге турында сөйләштек. Шулай ук терроризмның һәм экстремизмның бүген иң җитди проблема булып торуын аңлаттык. Чара ахырында һәркемгә буклет таратылды.
16 февраль көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Сәламәтлегеңне яшьтән сакла» дигән сәламәтлек дәресе үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше ул - сәламәтлекне саклау өчен барлык кагыйдәләрне, нормаларны үтәү. Ә кагыйдәләрне үтәү өчен үз организмыңны яхшы белергә кирәк. Чара барышында тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр куллануның зыяны турында, сәламәт яшәү рәвешен ничек дөрес алып бару турында сөйләштек. Тәмәке тартуның зыяны турында күпләр белә. Тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану - болар барысы да кешенең сәламәтлеген нык какшата. Шулай ук сәламәтлек турында мәкальләр искә төшердек.
2024 елның 15 февралендә Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе, Керәнне авылы клубы белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган «Эфганстан-йорэк ярам» музыкаль - патриотик кичәсе уздырылды Анда хәрби хәрәкәтләр ветераннары Галимуллин Айрат һәм Галимуллин Айдар чакырылган иде хәм катнашты.
Алып баручылар Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне-Әфганстанның героик һәм фаҗигале сугышына катнашы булган һәркемгә хөрмәт. Һәм безнең бурычыбыз-бу истәлекне киләчәк буыннарыбыз өчен мәңгегә саклап калу.
Чара барышында балалар Кораллы конфликт һәм Әфганстанда совет гаскәрләре башкарган бурычлар турында җентекләп белделәр. Чаралар концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды.
Чара ахырында үз хезмәт бурычын үтәгән һәм Ватаннан читтә бер минут тынлык белән һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.
Кичә чәй эчү белән тәмамланды.
Бөтен заманнарга әйбер бар, аларга мода йогынты ясамый. Болар - киез итекләр, каталар, чёсанкалар - кыш көне алыштыргысыз аяк киеме.16 февраль көнне Иштуган авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә "Итек көне" уен программасы үткәрделәр. Балаларны киез итекләр барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, итек турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Һәр йортта, борынгы рус традициясе буенча, бер генә пар булса да киез итек булырга тиеш, сувенир булса да. Балалар табышмаклар чиштелэр, киез итекләр турында мәкальләр, шигырьләр һәм такмаклар әйттелэр, “ Киез итек ыргыту”, “ Итек киеп йөгерү”,Киез итек киеп бер аякта йөгерү ”эстафетасында катнаштылар.Катнашкан балаларга бүләкләр тапшырылды.
15 февральдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга «Бөек елларга табынабыз» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне-Әфган сугышында катнашкан һәркемгә хөрмәт. Бу тугыз еллык чит илдәге каты сугышлар халкыбызга күп кайгы, бәла-казалар һәм газаплар китерде. Әмма анда да, ерак Әфганстанда, совет сугышчылары кешелекнең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр: батырлык, ныклык һәм затлылык. Әфганстандагы сугышны онытырга хакыбыз юк!!
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 15 февральдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Интернационалист сугышчыны котла» акция — котлау үткәрделәр.Әлеге акцияне үткәрү максаты рухи һәм әхлакый әхлакый сыйфатларны үстерү һәм тәрбияләү, актив гражданлык һәм патриотик позиция формалаштыру, Ватаннан читтә интернациональ бурычын үтәгән сугышчыларга бурыч хисе, хөрмәт тәрбияләү булды. Безнең очрашуда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар: Әхмәдуллин Ибраһим,Мәүлитов Флорид,Пухов Александр, Иванов Валерий катнашты. Очрашу барышында алар үзләре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, хезмәт елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Без кызыксынып тыңладык һәм сораулар бирдек. Сугыштан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләдек. Соңыннан аларга рәхмәт сүзләре җиткердек,бәйрәм белән котладык, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдык.
.
15 февральдә Хөснулла и Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Чабата биюе"темасына хореография буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучылар арасында авыл мәдәният йортлары белгечләре, китапханәчеләре бар иде. Бию мастер-классын хореография дисциплиналары укытучысы Мөбарәкҗанова А. З. үткәрде.. Кереш сүзендә ул борынгы заманнардан килгән "Чабата" татар биюе турында сөйләде. Биюнең үз ритмы бар, ә аның хәрәкәтләре башкаларына охшамаган. Чабата-татар үрнәгендәге аяк киеме, алар туры үрелгән башлы һәмтүбән бортиклы эш аяк киеме булып хезмәт иткән. Аларны ак оек(тула оек) белән кигәннәр. Профессиональ хореограф артыннан кабатлап, катнашучылар төп йөреш, тыпырдау, бау хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Чара ахырында мастер-класс катнашучылары алган күнекмәләрен күрсәттеләр. Алынган тәҗрибә районның авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә алда торган бәйрәмнәрдә чаралар үткәрүдә ярдәм итәчәк. Мастер-класста катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.
15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ике Басу Арташ китапханәчесе белән берлектә, якташыбыз Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа энесенен балачагы һәм яшьлеге ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, орденнарын һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында моңсу шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды.. Чара ахырында очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
15 февральдә Яңа Мичән авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Исемең кайтты җыр булып..., татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган эдэби сәгать уткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан, әдәби эшчәнлегеннән, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән автобиографик шигырьләр китабы «Моабит дәфтәре»турында искә төшерделәр. Әйдәп баручы китапханәче шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган викторина үткәрде. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.