Танып белү сәгате “Тел халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы”.

2024 елның 17 феврале, шимбә

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, 17 февраль көнне Олы Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән  “Тел халыкның тере хәтере, аның җаны, аның байлыгы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балаларга туган телебезнең кадере, тарихын, мәдәниятен саклау максаты белән үткәрелгән әлеге матур әдәби чарада җырлар, татар халык уеннары, презентация тәкъдим ителде. Туган телебезне саклау, ярату, киләчәк буыннарга җиткерү мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Чараның ахырында бергәләп “Туган тел” җыры башкарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International