Бүген Кече Шинар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә фәнни — технологик үсеш елына багышланган «Юктан бар булу» мастер-классы үткәрелде. Балалар ракетаның гади моделен картоннан ясарга өйрәнделәр. Балаларга кул эшләрен ничек ясарга икәнен адым саен аңлаттылар.Балалар эшкә зур кызыксыну белән кушылдылар, оча торган ракета ясадылар һәм нәтиҗәдән канәгать калдылар.