2024 елның 19 мартында Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә
“Россия -туган илем” дип аталган мәгълүмати - танышу сәгате узды.Россиянең үз территориясе, үз
дәүләт теле, үз кануннары, бөтен халык сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында
сөйләделәр. Россия дәүләтчелеге символлары флаг, герб һәм гимн турында ачык мәгълүмат
кызыклы булды. Әңгәмәдән балалар Россия флагы тарихы, безнең көннәрдә аның тукымасындагы
төсләр нәрсә аңлата икәне турында күп яңалыклар белделәр. Шуннан соң Россия Федерациясе
гимнын тыңладылар. Россия Дәүләт Гербы рәсеме турында җентекләп фикер алыштылар. Балалар
конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Китап күргәзмәсе оештырылды, анда
укучылар игътибарына илебез тарихы һәм дәүләтчелеге турында китаплар, Россиянең дәүләт
символлары турында материаллар тәкъдим ителде
19 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучы белән «Ты наш друг, родной язык!» дигән шәхси шөгыль үткәрде. Бу шәхси шөгыльнең төп максаты баланы китаплар, энциклопедияләр һәм сүзлекләр дөньясына чуму, шулай ук аның уку күнекмәләрен үстерү, текстны аңлау һәм сүзлек запасын киңәйтү булды. Балага танышу өчен төрле китаплар, энциклопедияләр һәм сүзлекләр тәкъдим ителде. Һәр басманың төп төшенчәләре һәм үзенчәлекләре аңлатылды. Бала китап битләрен үзе өйрәнде, иллюстрацияләргә, исемнәргә һәм текстка игътибар итте. Материал белән танышканнан соң китапларның эчтәлеге турында телдән фикер алышу үткәрелде. Бала үз тәэсирләре һәм укыганнары турында фикерләре белән уртаклашты.
16 март көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән яз бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Нәүрүзнең юмарт уңышлы елга өмет икәннен белделәр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә белән биюләр, уеннар оештырылды, яз һәм кыш турында табышмаклар чишелде. Соңыннан Нәүрүзбикә тәмле чәй, коймак, ботка белән сыйлады. Һәркем күтәренке язгы кәеф белән таралышты. Бәйрәмгә килүчеләр юмарт, уңышлы ел килүен теләделәр.
Гаилә елы кысаларында 17 мартта Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Нәүрүз»бәйрәмен үткәрү өчен балалар белән авыл буйлап кунаклар җыю оештырды. Ярмалар, конфетлар җыелган. Балалар үзләренең язгы, күңелле шигырьләрен сөйләделәр һәм барлык авылдашларын 24 мартта узачак бәйрәмгә чакырдылар .
Нәүрүз-кешелек тарихындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. 17 март конне "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрү өчен Сулэ авыл клубы бүләкләр җыюны оештырдылар. "Дәрә җыю" –“ Нәүрүз” бәйрәме алдыннан оештырыла торган борынгы традиция. Балалар һәрбер өйгә кереп, матур теләкләр теләделәр, хуҗаларны сәламләделәр, бәйрәмгә чакырдылар. Хуҗалар үз чиратында балаларны күчтәнәчләр белән куандырдылар.
15 мартта район мәдәният йортында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты дипломнарын тапшыру тантанасы булды. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы Р.Ф. Заһидуллин, бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр институты директоры Мөхәммәтханова Неля Илдус кызы, куратор, бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр институтының укыту-методик бүлеге җитәкчесе Луконина Фирүзә Дамировна чыгыш ясадылар. Иштуган мәдәният йорты белгече Хуҗина Диләрә Каршигаевна «Мәдәният өлкәсендә менеджмент»программасы буенча һөнәри әзерлек үтте.Котлыйбыз!
13 мартта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан киносының йөз еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә БДБ илләре киностудияләре җитәкчеләре, республика кино тармагы ветераннары, режиссерлар, продюсерлар һәм Татарстан кино учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук Мәскәүдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән «Татаркино» дуслары һәм партнерлары катнашты. Тантанада Саба районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе дә катнашты.Юбилей котлаулар, бүләкләр тапшырулар, "Таткино" һәм "Татаркино"кинематография берләшмәсе төшергән хроникаль кадрлар күрсәтү белән үрелеп барды. Чын профессионаллар: "La Primavera" Казан камера оркестры, театр һәм кино йолдызлары, ТРның атказанган һәм халык артистлары башкарган музыкаль номерлар тантананың матур бизәге булды. Саба районы мәдәният хезмәткәрләре, истә калырлык матур һәм эчтәлекле юбилей чарасында катнашып, мәдәният бүлеге башлыгы Р.Ф. Заһидуллинга әлеге тантанада катнашу мөмкинлеге тудырганнары һәм сәфәрне оештырганнары өчен рәхмәт белдерәбез.
Сәламәтлек – кешенең иң кыйммәтле әйбере, ул теләсә нинди байлыктан кыйммәтрәк. "Акчаны югалттым - берни дә югалтмадым, вакыт югалды-күп нәрсәне югалттым, сәламәтлегем югалттым-барысын да югалттым»дип тикмәгә генә әйтмиләр. Шуңа күрә балачактан үз сәламәтлегеңә сакчыл карау бик мөһим.13 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Сәламәтлек әлифбасы»дигән әңгәмә уздырдылар. Фельдшер сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кешенең тормышындагы роле турында сөйләде. Чара барышында көндәлек режим, дөрес туклану,витаминнар,зарарлы гадәтләр турында фикер алыштылар. Сәламәт диета һәм үләннәр, җиләк-җимешләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Сәламәтлек өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик файдалы, дип сөйләделәр. Укучылар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлек турында сөйләштеләр. Чара барышында укучылар рәхәтләнеп зарядка ясадылар, викториналарда һәм «Спорт һәм туклану», «Хисләр органнары», «Мәкальне тәмамла» конкурсларында катнаштылар. Үткәрелгән чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча кирәкле белемнәр, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.
15 март көнне район мәдәният йортында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты дипломнарын тапшыру тантанасы булды. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге башлыгы Р.Ф. Заһидуллин, бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр институты директоры Мөхәммәтханова Неля Илдус кызы, куратор, бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр институтының укыту-методик бүлеге җитәкчесе Луконина Фирүзә Дамир кызы чыгыш ясадылар. Саба муниципаль районы мәдәният бүлегенең 15 хезмәткәре «Мәдәният өлкәсендә менеджмент» программасы буенча һөнәри өстәмә укулар үттеләр.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау-яшьләрнең рухи тәрбиясенең мөһим өлешләренең берсе. Бу олы буын тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру. 14 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әбием сандыгы» -исем астында гаилә серләре сәгате үткәрделәр . Йолаларны искә төшерделәр һәм буыннан-буынга тапшырыла торган борынгы кыйммәтле ядкарьләрне күрсәттеләр.Зирәклекнең барлык серләре сандыкка җыелган. Халыкта әбиләребезнең сандыгы зирәклек һәм белем хәзинәсе дип сөйлиләр. Яшьләрнең гаилә гореф-гадәтләрен һәм ядкарьләрен саклауның мөһимлеген аңлаулары безне шатландыра.