«Әбием сандыгы» - гаилә серләре сәгате үткәрделәр

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

 Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау-яшьләрнең рухи тәрбиясенең мөһим өлешләренең берсе. Бу олы буын тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру. 14 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Әбием сандыгы» -исем астында гаилә серләре сәгате үткәрделәр . Йолаларны искә төшерделәр һәм буыннан-буынга тапшырыла торган борынгы кыйммәтле ядкарьләрне күрсәттеләр.Зирәклекнең барлык серләре сандыкка җыелган. Халыкта әбиләребезнең сандыгы зирәклек һәм белем хәзинәсе дип сөйлиләр. Яшьләрнең гаилә гореф-гадәтләрен  һәм ядкарьләрен саклауның мөһимлеген аңлаулары безне шатландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International