2024 елның 13 мартында Яңа Мичән мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә«Без булачак сайлаучылар»дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, сайлаулар үткәрү кагыйдәләре һәм һәр тавышның дәүләт өчен мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук катнашучыларны"Яшь сайлаучылар-хәзерге Россиянең өмете»китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән сайлау хокукы турында әдәбият белән таныштырдылар. Балалар сайлау алды программасы, бюллетень, урна, тавыш бирү өчен кабина, кандидат төшенчәләренең мәгънәсен белделәр, тавыш бирү участогы бинасыннан тыш тавыш бирүнең ничек узуы турында белделәр.
13 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина Шәмәрдән лицееның 4 нче «В» сыйныфында укучы балалары өчен Россия Федерациясендә гаилә елына багышланган «Проблемы современной семьи» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Чара хәзерге гаиләнең мөһим аспектлары, аның проблемалары һәм кыйммәтләре турында фикер алышудан башланып китте. Шулай ук гаилә мөнәсәбәтләренә, үзара аңлашуга һәм гаилә эчендәге бурычларга кагылышлы темалар да күтәрелде. Ачык дискуссиядә балалар гаилә кыйммәтләренә үз фикерләре һәм карашлары белән уртаклаштылар, шулай ук алар өчен уен формасында төрле кызыклы биремнәр оештырылган иде. Тематик сәгать гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында җылы әңгәмә белән тәмамланды.
13 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар киносының йөз еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә СНГ илләре киностудияләре җитәкчеләре, республика кино тармагы ветераннары, режиссерлар, продюсерлар һәм Татарстан кино учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук Мәскәүдән һәм Россиянең башка төбәкләреннән «Татаркино» дуслары һәм партнерлары катнашты. Тантанага чакырылган кунак-Саба районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе, аның җитәкчесе - «Саба ЦСКС» (РДК) МБУ директоры А.Н.Гүзәлов. Юбилей котлаулар, бүләкләр тапшырулар, «Таткино» һәм «Татаркино» кинематография берләшмәсе төшергән хроникаль кадрлар күрсәтү белән үрелеп барды. Чын профессионаллар: «La Primavera» Казан камера оркестры, театр һәм кино йолдызлары, ТРның атказанган һәм халык артистлары башкарган музыкаль номерлар тантананың матур бизәге булды. Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре истәлекле матур һәм эчтәлекле юбилей чарасында катнаштылар.
10 мартта Гаилә елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте.
7 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсе – хәйрия концерты оештырдылар. Бәйрәмгә уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә чакырылган иде. Башта бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы башлыгы Мәүлетов Б.М., “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х. котладылар һәм җыр бүләк иттеләр. Программа заманча һәм халык җырлары, биюләре белән үрелеп барды, халык музыка уен коралларында көйләр башкарылды. Тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсеннән һәркем шәфкатьлелек хисләре, яхшы кәеф белән таралышты.
12 март конне Сулэ авыл клубында "Кошлар - безнең дуслар"дигән әңгәмә уздырылды.Кеше гомере буе кошлар, зур һәм кечкенә, кыргый һәм йорт кошлары белән уратып алынган. Алар безне үз җырлары белән сөендерәләр, бакчаларны һәм агачларны саклыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Ләкин кошлар да кеше ярдәменә мохтаҗ, бигрәк тә кышкы вакытта, аларга азык җитмәгәндә. Балалар канатлы планетаның кайбер вәкилләре, кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр турында белделәр.
Чара барышында балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: нинди кошлар бездән көз көне очалар, ә кайсылары безнең белән ел әйләнәсе яшиләр.Викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Ахырда Без кышлаучы кошларны рэсемдэ ясадык.
11 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Очрашу мизгеле күңелле» дигән хәйрия концерты үткәрделәр. Алар яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең заманча биюләре белән сөендерде. Чыгышлар өлкәннәрне шаккатырды, тамашачылар рәхәтләнеп алкышладылар. Барысы да проблемалар турында онытып һәм җан белән ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Яз җитте!! Яз, һава кебек чиста! Март ае җиткәч, балалар кояшның җылы нурларына сокланалар. Беренче чәчәкләр турында хыяллана башлыйлар. Кояш якты итеп балкый, үләннәр яшелләнә, агачларда һәм куакларда бөреләр чыга , карлыгачлар һәм башка кошлар туган якларга эйләнеп кайта. Табигать ул бик яхшы рәссам.10 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында " Безгә яз килде!» дигән исем астында рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста балалар табигатькә булган мәхәббәтләрен кәгазь битләренә төшерделәр.. Шагыйрьләр һәм рәссамнар елның бу матур вакытына сокланалар, картиналар язалар, җырлар һәм шигырьләр иҗат итәләр. Балалар үзләре яттан белгән шигырьләрне искә төшереп сөйләделәр. Авторларнын яз турында илһамланып язган шигьри юлларында укып киттеләр.Яз турында күңелле чара балаларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
10 нчы март көнне Ике Басу Арташ авылы клубында Лесхоз мәдәният йорты hәм Сабабаш клуб хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәләштерелде. Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай романтик рухтагы спектакльдә вакыйгалар, нигездә, «Мәхәббәт чишмәсе» янында бара. Борыннан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала… Премьера уңышлы тәмамланды, халык тарафыннан җылы кабул ителде.
10 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан авыл халкыннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар. Нәүрүзгә бирнә җыю инде онытылып барса да мәдәният хезмәткәрләре төрки халкының бу йоласын онытмыйлар, балаларда гореф-гадәтләргә кызыксыну уяталар. Авыл халкы да зарыгып көтеп ала.