2 апрельдә, Рамазан аеның 23енче көнендә, Югары Шытсу мәдәният йортында “Иман нуры керсен күңелләргә” дигән вәгазь кичәсе һәм зур ифтар оештырылды. Чарага барлык авыл халкы чакырулы иде. Авыз ачканнан соң күмәкләп намаз укылды, Коръән сүрәләре, вәгазь тыңланды. Шулай ук әдәп-әхлак кагыйдәләре, мөселман динен дөрес аңлау, гореф-гадәтләр, тормыш кыйммәтләре турында сөйләшенде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен тематик викторина оештырылды, бүләкләр бирелде. Чара кунакларның өстәл артында аралашуы белән тәмамланды.
Сәламәтлек - бәхетле тормышның нигезе, һәр көннең шатлыгы, аны саклап калу җиңел түгел, әмма ул үтәлергә тиеш. Сәламәтлек-кеше тормышының төп кыйммәте. 4 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән танып - белү программасы үткәрелде. Чара башында балаларга сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көндәлек режимны үтәүнең мөһимлеге турында сөйләдек. Балалар «Ребуслар», «Витаминнар җыябыз», «Сәламәтлек өчен нәрсә кирәк», «Файдалы-файдасыз» кебек уеннарда катнашып сәламәтлек иленә сәяхәт иттеләр.
3 нче апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицееның 1 «Б» сыйныф укучылары өчен «Краски детства» дип исемләнгән иҗади мастер-классын үткәрде. Монда балалар фантазия һәм сәнгать дөньясына чумдылар һәм аларның һәрберсе үзләрен чын рәссам кебек хис итте. Чарада катнашучылар төрле төстәге буяулар белән эшләделәр, үзләренең иҗади карашларын ачтылар. Шулай ук чара барышында балалар үзләренең иҗади табышлары белән дә уртаклаштылар. Балачак − хыяллар һәм иҗат өчен уңайлы вакыт, ә бу мастер-класс һәр балага үзенең сәнгать потенциалын ачарга мөмкинлек бирде.
Ел саен 1 апрельдә без Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәбез. 2 апрельдә Лесхоз авыл мәдәният йортында балалар белән «Безнең канатлы дуслар» дигән экологик сәгать үткәрделәр. Чараны оештыручылар балаларга кошларның төрләре, аларның гадәтләре, елның төрле вакытларында кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләделәр. Яшь катнашучылар җирдә кошлар шулкадәр күп икәнен белгәннәр ки, аларны яңадан карап чыгу өчен бөтен тормыш җитми. Шулай ук балалар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белделәр. Кышкы чорда кошларга ничек ярдәм итәргә һәм язын күчеп йөрүче кошларны ничек каршы алырга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Ел саен 1 апрельдә бөтен планета экологик бәйрәмне — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы сайланмаган, апрельдә канатлы сәяхәтчеләр өйләренә, ояларына кайталар. Россиядә бу бәйрәм борынгыдан ук билгеләп үтелгән безнең ата-бабаларыбыз нәкъ менә кошлар язның килүен тизләтә ала дип ышанганнар, шуңа күрә аларның кайтуын түземсезлек белән көткәннәр.Балаларны бу бәйрәм белән таныштыру, шулай ук безнең кечкенә канатлы дусларыбызга һәм ярдәмчеләребезгә игътибарны җәлеп итү, аларның файдасы турында сөйләү максатыннан, 2 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Кош тавышлары» дип аталган чара уздырдылар.Чара башында балаларны туган ягыбыз кошлары белән таныштырдылар, яз көне безнең җирлеккә күчеп килүче кошлар, аларның гадәтләре һәм алар тормышындагы кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Уен биш биремнән торды:“Сүзле портрет", кош рәсемнәре төшерелгән плакат һәм кыскача тасвирлама буенча кошны атадылар; " Шигъри бәйге», анда укылган өзекләр буенча әсәр авторын атарга кирәк булды; “Барысы да кошлар турында» , бер минут эчендә һәр команда билгеле бер сорауларга җавап бирде; «Тере барометр»биремендә балалар кошлар белән бәйле халык сынамышларын искә төшерделәр;“Сорауга җавап бир " дигән соңгы биремдә кошлар турында сорауларга җавап бирделәр. Балалар уенда актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, ә балалар уеннан бик яхшы кәеф алдылар, кечкенә күршеләребез турында бик күп яңалыклар белделәр.
2 апрельдә Сулэ авыл клубында "Көлке көне"уен программасы уздырыла.Балалар төрле уеннарда, конкурсларда һәм эстафеталарда үзләренең җитезлеге, оригинальлеге, тәвәккәллеге һәм эрудициялелеге белән балкып тора алдылар. Бу бик күңелле иде. Балалар канәгать калды. Алар өйләренә елмаеп һәм апрель аенда яхшы кәеф белән кайттылар, димәк, юмор һәм көлү бәйрәме уңышлы булды!ПК буенча чара.
Халыкара балалар китабы көне кысаларында Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә «Игелекле әкиятче Андерсен»китапханә дәресе уздырылды. Чара барышында балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында хикәя тыңладылар. Балалар Ханс Кристиан Андерсен биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр, аның әкият геройларын уйлап чыгаруын ишеттеләр. Аннары балалар әкиятләрдән өзекләр табалар. Чара ахырында балалар китап укырга яраталар һәм күп әсәрләр беләләр икәнен ачыкладылар.
2 апрель көнне Оет авыл клубында «Безнең канатлы дуслар» дип исемләнгән экологик сәгате уздырылды. Чара башында балаларга кошларның күптөрлелеге, аларның тормышыбызда һәм табигатьтәге әһәмияте турында сөйләдек. Шулай ук кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белделәр. Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр, кошларны тавышларыннан таныдылар, кошларга багышланган әсәрләрнең исемнәрен әйттеләр. Чара ахырында барлык катнашучылар да безнең канатлы дусларыбызны сакларга һәм якларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Ел саен 1 апрельдә бөтен планета экологик бәйрәмне – Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көнгә 2 апрельдә Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә «Канатлы могҗиза: кошлар турында барысы да»экологик сәгате үткәрде. Чара барышында балалар кошлар тормышы турында белделәр һәм кайбер кош серләрен ачтылар. Аннары балалар кошлар турында табышмакларны бик теләп чиштеләр. Ахырда балалар канатлы дусларга сакрак карарга һәм алар турында кайгыртырга кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
2 апрельдә Кечешыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, балалар арасында , “Көлегез,көлегез файдасы күп белегез” уен программасы узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга зирәклек, , игътибар һәм җитезлек кирәк иде. Балалар бик күп кенә шаян уеннарда катнаштылар, сорау җавап уенында төгәл җавап бирделәр. Көлке көне күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бирдем