«Кош тавышлары» дип аталган танып-белү уены

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Ел саен 1 апрельдә бөтен планета экологик бәйрәмне — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы сайланмаган, апрельдә канатлы сәяхәтчеләр өйләренә, ояларына кайталар. Россиядә бу бәйрәм борынгыдан ук билгеләп үтелгән безнең ата-бабаларыбыз нәкъ менә кошлар язның килүен тизләтә ала дип ышанганнар, шуңа күрә аларның кайтуын түземсезлек белән көткәннәр.Балаларны бу бәйрәм белән таныштыру, шулай ук безнең кечкенә канатлы дусларыбызга һәм ярдәмчеләребезгә игътибарны җәлеп итү, аларның файдасы турында сөйләү максатыннан, 2 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре  балалар өчен «Кош тавышлары» дип аталган чара уздырдылар.Чара башында балаларны туган ягыбыз кошлары белән таныштырдылар, яз көне безнең җирлеккә күчеп килүче кошлар, аларның гадәтләре һәм алар тормышындагы кызыклы мизгелләре турында сөйләделәр. Уен биш биремнән торды:“Сүзле портрет", кош рәсемнәре төшерелгән плакат һәм кыскача тасвирлама буенча кошны атадылар; " Шигъри бәйге», анда укылган өзекләр буенча әсәр авторын атарга кирәк булды; “Барысы да кошлар турында» , бер минут эчендә һәр команда билгеле бер сорауларга җавап бирде; «Тере барометр»биремендә балалар кошлар белән бәйле халык сынамышларын искә төшерделәр;“Сорауга җавап бир " дигән соңгы биремдә кошлар турында сорауларга җавап бирделәр. Балалар уенда  актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, ә балалар уеннан бик яхшы кәеф алдылар, кечкенә күршеләребез турында бик күп яңалыклар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International