«Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт» - танып - белү программасы

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек - бәхетле тормышның нигезе, һәр көннең шатлыгы, аны саклап калу җиңел түгел, әмма ул үтәлергә тиеш. Сәламәтлек-кеше тормышының төп кыйммәте. 4 апрель көнне  Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән танып - белү программасы үткәрелде. Чара башында балаларга сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көндәлек режимны  үтәүнең мөһимлеге турында сөйләдек. Балалар «Ребуслар», «Витаминнар җыябыз», «Сәламәтлек өчен нәрсә кирәк», «Файдалы-файдасыз» кебек уеннарда катнашып сәламәтлек иленә сәяхәт иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International