ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2024 ел
чәршәмбе

07 августта  Килдебәк мәдәният йортыда «Гадкий Я» мультфильмы күрсәтелде.

Мультфильм кабул итү өчен җиңел, кызыклы һәм барлык балаларның игътибарын җәлеп итә торган булып чыкты.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 1 август  көнне  Килдебәк  мәдәният хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә, "Тарих битләре буйлап” исемле әңгәмә  үткәрделәр.

Һәр кешенең үзенең «кече Ватаны» — туган һәм үскән урыны: аның йорты, шәһәре, туган ягы бар.

  Балаларны туган як тарихы белән таныштырдык,  анда булган вакыйгалар турында бик күп кызыклы мәгълүматләр  белә алдылар. Шулай ук авыл горурлыгы булган,  кешеләре турында да сөйләделәр. Балалар дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр алган якташлары турында белделәр. Мондый экскурсия-әңгәмә балаларга туган як турында белемнәрен баетырга һәм кече ватаннары турында бик күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

30
июль, 2024 ел
сишәмбе

30 июль көнне Евлаштау мәдәният йортында ТР ИЗО дәүләт музее хезмәткәрләре белән очрашу булды, анда Евлаштау мәдәният йортының "Канәфер", Шикше мәдәният йортының "Зиләйлек" фольклор коллективлары, ике авыл китапханәчеләре, Килдебәк һәм Сәрдә авыл мәдәният йортлары мөдирләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар катнашты. Кунаклар игътибарына татар туе белән бәйле берничә йола тәкъдим ителде. Алар шулай ук туган якны өйрәнү музеенда булдылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар, материал төшерделәр һәм яздырдылар, Евлаштау мәдәният йортының чәйнекләре коллекциясе белән таныштылар. Фольклор коллективлары җитәкчеләре Г.Әхмәтҗанова һәм Л. Хисмәтова җирле бай материал бирделәр, йолалар, бәйрәмнәр, һөнәрләр, җырлар, биюләр, уеннар, шулай ук җирле фольклорның ничек җыелуы турында сөйләделәр. Музей хезмәткәрләрен эш материалы, чыгыш сценарийлары, Чыганаклар, костюмнар, атрибутлар һ.б. кызыксындырды. алар игътибарга бирелгән бөтен нәрсәне җентекләп сораштырдылар, яздырдылар һәм камерага төшделәр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

26
июль, 2024 ел
җомга

26 июлендә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»дигән танып-белү сәгате үткәрде. Сәламәтлек - һәр кешенең тормышында бәяләп бетергесез бәхет.Бу чарада балалар дөрес туклану, көн режимын үтәүнең әһәмияте, физкультура һәм чыныгуның файдасы, шәхси гигиена кирәклеге турында белделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.Чара кызыклы узды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

10 июльдә Килдебәк мәдәният йорты янында «Головоломка 2» мультфильмы күрсәтелде. «Головоломка 2 " тамашачыларны гади һәм аңлаешлы формалар аша күчеш яше үзенчәлекләре белән таныштыра. Сюжет үзәгендә янә Райли исемле кыз һәм аның хис-кичерешләре була.

Мультфильмны караганнан соң балалар күчеш яшендәге кыенлыклар, хисләрнең безгә никадәр көчле йогынты ясавы, кеше тарафыннан бер мизгелдә яндырылган катлаулы хисләрне ничек җиңеп чыгу мөмкинлеге һәм безне хайваннардан аерып торучы нәрсәләр (аң) турында фикер алыштылар.

Мультфильм кабул итү өчен җиңел, кызыклы һәм барлык балаларның игътибарын җәлеп итә торган булып чыкты.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Цирк тамашасы-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур бәйрәм! Бары тик циркта гына оригиналь жанр артистларын, жонглерларны, өйрәтелгән хайваннарны күрергә, шулай ук күңелле клоуннардан күп уңай яклар алырга мөмкин!

27 июньдә Килдебәк мәдәният йортында «Фаворит» циркы тамашасы узды. Һәр бала циркның нәрсә икәнен белә: көлү, күңел ачу, клоуннар, акыллы хайваннар, тылсымчылар һәм җитез акробатлар. Ләкин өлкәннәрнең кайберләре циркның сәнгать төре буларак нинди үзенчәлекләрен аңлата алмый, чөнки без аны еш кына мавыктыргыч тамаша, шоу итеп күрсәтәбез. Ә чынлыкта цирк артистлары гомер буе осталыкны гына түгел, ә сәнгатьне  үзләштерәләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9
июнь, 2024 ел
якшәмбе

9  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде. Килдебәк мәдәният йорты, китапханәсе, Туктар авыл клубы һәм китапханәсе, Мәртен авыл клубы хезмәткәрләре, Килдебәк авыл җирлеге һәм ООО «СХП «Юлбат» Килдебәк бригадасы  белән бергә “Ямьле Сабантуйлары” дигән исем астында, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Загидуллин Нияз Наил улы ачып җирбәрде. Авыл халкын бәйрәм белән котларга районнан килгән вәкил Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова катнашты.

  Ачылыштан соң, традиция буенча, кыр батырларын, алдынгыларны котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук гаилә елы уңаеннан, яңа гаилә корган яшь  парларны, яңа туган сабыйларны, озак еллар  бергә торучы парларны тәбрикләделәр.        

    Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Халык өчен концерт номерлары белән Тәслимә Низами  чыгыш ясады.

  Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән сон, Зәкиев Илнар Рөстәм улы  лаек булды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

17
май, 2024 ел
җомга

17 май көнне Гаилә елы уңаеннан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханәчесе, «Гаилә – ил терәге» - дип исемләнгән гаилә бәйрәме-конкурсы  үткәрделәр. Катнашучылар  гаиләләре  белән үзара көч сынаштылар “Таныштыру”, “Курчак төрү”, “Токмач кисү”, “Интеллектуаль сораулар”, “Иҗади номер”  конкурс турларында сәләтләрен күрсәттеләр.

  Бу чарада барлыгы 3 гаилә катнашты. Аларның һәрберсе үз номинацияләрендә җиңүче булды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

14
май, 2024 ел
сишәмбе

 Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

  14 май көнне Халыкара гаилә көненә карата Килдебәк а мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә,  «Ак калфак» клуб  әгъзалары өчен  әлеге бәйрәмгә багышланган  «Гаилә – бәхет ачкычы» темасына гаилә киче чарасы үткәрделәр.

    Һәр гаиләдә, гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк һәм тату итә. Шуңа күрә,  Халыкара гаилә көнендә алар өчен, күңел ачу чаралары да оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары  турында сөйләделәр. Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән өйләргә таралыштылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылында  сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә, тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. 

   Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм укучыларның  Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – И.Т.Хузин, бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International