9 июль көнне Килдебәк мәдәният йортында “Аждаһаны ничек өйрәтергә” дигән фильм күрсәтелде. Иккинг исемле карт викинг үзенең элекке маҗаралары һәм кабилә гореф-гадәтләре турында сөйли. Ул малай чагында, аждаһа телгә өйрәнгән вакытка чума. Тылсымлы дөньяны Крессида Коуэлл уйлап тапкан: бала чагында ул күп вакытын утрауда электрсыз һәм элемтәсез уздырган, шуңа күрә үзен рәсем ясау һәм тарихлар язу белән күңелен ачкан. Бу образлар фильм нигезенә салынган. Балалар әлеге фильмны сокланып карадылар.