Час здоровья «Молодёжь и спорт едины - потому непобедимы» в Кильдебякском СДК

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

25 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән яшүсмерләр өчен «Яшьләр һәм спорт бердәм - шуңа күрә җиңелмәс» сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләргә үз сәламәтлекләренә ничек карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Әңгәмә вакытында катнашучылар «сәламәтлек»төшенчәсенең билгеләмәсен формалаштырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше-кешенең үз-үзен акыллы тоту системасы, һәрнәрсәдә уртачалык, чыныгу, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Чара ахырында катнашучылар арасында интеллектуаль уен үткәрелде. Егетләр һәм кызлар үзара ярыштылар, сәламәтлек һәм спорт төрләре буенча сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International