ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2023 ел
җомга

  16 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Туган якның матур урманнары»  исеме астында экскурсия оештырдылар.

   Чара барышында балалар туган як буйлап сәяхәт иттеләр, туган якның матурлыгына сокландылар. Кошларның сайравын тыңладылар, урманда һәм елга буенда булдылар.

   Шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр:  әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын сакларга кирәклеген искәртеп үттеләр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

  12 июнь-үзенчәлекле көн! Бу көнне без Бөек Ватаныбыз өчен горурлык тудыруы турында сөйлибез. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык көне.

15  июнь көнне Килдебәк  мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән  берлектә Россия көненә багышлап  «В символах России, история страны» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Балаларны  Россия Федерациясенең төп символлары: флаг, герб, гимн белән таныштырдылар.

   Чарада катнашучылар Ватаныбызның башкаласы-Мәскәү шәһәре турында күп кенә кызыклы мәгълүматләр белделәр. Россия гербы һәм флагы турында шигырьләр тыңладылар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

11
июнь, 2023 ел
якшәмбе

11 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе үткәрелде. Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Халык өчен концерт номерлары белән Рамил Закиров чыгыш ясады. Бәйрәмгә килгән халык бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән сон, Нәбиуллин Риназ Тәлгать улы лаек булды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

3
июнь, 2023 ел
шимбә

3  июнь көнне Килдебәк авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче,  «Сабан туе» бәйрәмен үткәрү өчен авыл халкыннан  бирнә җыюны оештырдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

2
июнь, 2023 ел
җомга

   2 июнь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Преданья старины глубокой» исемле фольклор утырма  үткәрделәр.

    Безнең Татарстаныбыз буыннан-буынга тапшырыла торган бәйрәмнәргә, йолаларга, традицияләргә бай.

Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре турында сөйләштек, мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикерләрне аңларга тырыштык, җырлы–биюле уеннар уйнадык.

  Чарада катнашучылар яңа һәм кызыклы яңалыклар белделәр, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр һәм рәхмәт сүзләре белән саубуллаштылар.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан, Килдебәк  мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә балалар өчен «Радуга детства» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар кызыклы уеннар да, ярышлар да катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Барлык балаларга да бүләкләр таратылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

27
май, 2023 ел
шимбә

           27 май көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен "Уйнагыз гармуннар" музыкаль инструмент-гармунга багышланган мастер-класс үткәрделәр. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышлана. Клуб хезмәткәрләре Килдебәк авылында яшәүчеләрдән җыелган гармун күргәзмәсе белән таныштырдылар, музыка коралы хуҗалары авызыннан язылган һәр гармун тарихы турында сөйләделәр. Чарада гармун төрләре, гармунның музыкаль тартма гына түгел, ул, халык зирәклеге чыганагы, илнең мәдәни мирасы булуы турында да сүз барды. Бу гармуннар арасында Бөек Ватан сугышы елларыннан сакланып калган гармунда  бар иде. Сугышның иң авыр елларында да,авыр  шартларда да, гармун кешеләргә руши азык биргән, , һәм курку хисен тулысынча арынырга ярдәм иткән.Чарада катнашучылар бу гармуннарных тарихлары белән кызыксындылар. Мәдәният мөдире Р. А. Лукуманов һәм чарада катнашучы Ильмир Якупов гармуннарда уйныйлар. Очрашуда катнашучылар гармунга яраткан җырларын җырладылар. Чара иҗади сәләтләрен ачуга ярдәм итте һәм вакытны файдалы уздырырга мөмкинлек бирде

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

25 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә яшьүсмер егетләр белән "Тормыш рәвеше, спорт, сәламәтлек" дигән темага файдалы мәгълүмат cәгате үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, начар гадәтләрнең, начар гамәлләре турында сөйләнелде.Яшьләр үз чиратында сорауларга җавап бирделәр, бергәләп халык мәкальләрен искә төшердек, табышмаклар чишелде Уен, формасында сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен җиткерергә тырыштык: көн режимын үтәү, организм чыныгу, спорт белән шөгыльләнү. Шулай ук бу максат белән информацион материаллар күргәзмәсе куелды, анда сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану турында китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

23
май, 2023 ел
сишәмбе

23 майда мәктәпне тәмамлаучылар өчен Соңгы кыңгырау чыңлый.

Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чарада катнаштылар,

бәйрәмне үткәрү музыкаль озата баруны тәэмин иттеләр.

Тантаналы кичәне мәктәп директоры Н.М.Мәүлетов ачты.

укучылар укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.  Бер-бер артлы җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кичәнең финал өлешендә традицион вальс булды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

19
май, 2023 ел
җомга

19 май көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә Халыкара музейлар көненә карата  «Музей үз серләрен ача» дигән темага туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Балаларны, Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында, борынгы экспонатлар белән таныштырдылар,  балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына, җаваплар таптылар, экспонатларның  тарихын белә алдылар.

     Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International