16 ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре , авыл китапханәчесе белән берлектә балалар өчен "Безнең бөтен планетада дусларыбыз бар!»исеме астында мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде.
Мәдәният хезмәткәрләре ,китапханәче белән балаларга планетабызда төрле ил һәм милләт балалары яшәвен, чәч төсе, характеры, мәдәнияте, белеме, кием-салымы белән аерылып торуларын сөйләде. Һәркемнең үз мәнфәгатьләре һәм өстенлекләре бар, һәркем үзенчә үзенчәлекле, һәрберсе хөрмәткә лаек. Толерантлык - ул башка кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәт, аларны ничек бар-шундый итеп кабул итү. Без барыбыз да кешеләргә, төрле халыкларга һәм аларның мәдәниятенә хөрмәт белән карарга тиеш.
Җәмгыятьтә сәламәт, авыру балалар да, мөмкинлекләре чикләнгән балалар да була. Барысы белән дә аралашырга һәм тату яшәргә кирәк. Китапханәче балаларга дуслык турында шигырьләр укыды. Шулай ук балалар белән «Без барыбыз да төрле-һәм бу искиткеч!»исемле стенгазета чыгарылды. Дуслык турында җыр җырладык.