6 ноябрьдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 31 ел тулуга багышланган «Конституция - дәүләтнең төп законы» дигән тематик чара үткәрделәр.Чарада катнашучылар Конституциянең барлыкка килү тарихын, илнең Төп законы буларак формалашу этаплары, Кеше һәм гражданның нинди хокуклары һәм ирекләре Конституциядә гарантияләнгән һәм нинди бурычлар барлыгы турында белделәр. Чара ахырында яшьләр викторина сорауларына җавап бирделәр һәм «Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы»китап күргәзмәсе белән таныштылар.