24 ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен "Илгә-матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" исемле әдәби сәгать үткәрделәр.
Очрашу Әниләр көненә багышланган иде.
Катнашучылар бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, һәркемнең йөрәгендә җылы кояш нурлары булып мәңгегә калган әниләр турында сагынып сөйләделәр.
Татар әдәбияты классикларының шигъри юллары укылды, әниләр турында җырлар яңгырады.
Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Очрашу чәй эчү белән тәмамланды.