16 ноябрьдә Килдебәк мәдәният йортында яшүсмерләр белән тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган әңгәмә узды.» . Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяда Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Аның максаты җәмгыятьнең игътибарын Тәмәкегә бәйлелек проблемасына җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау, тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында мәгълүмат бирү. Табиблар тәмәке тартучыларга бу көнне булса да начар гадәттән баш тартырга тәкъдим итә. Күпчелек тәмәке тартучылар беренче тапкыр тәмәке продукциясен яшүсмер чакта ук сынап карыйлар. Шуңа күрә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне яшь буынны тәмәке тарта башлау теләгеннән сакларга тиеш, чөнки никотинның организмга тәэсире бик җимергеч һәм беркайчан да эзсез үтми.Барысы бергә бу темага стена газетасы чыгардылар..