ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2023 ел
шимбә

3 июньдә Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Курсабаш авыл жирлеге башлыгы,авылдашлар белән берлектә Курсабаш һәм Сулэ авылларында Сабантуйга бирнэ  җыю йоласын оештырдылар. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю-Сабантуй житунен бер хәбәре кебек. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да бирнэ җыюга һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашырга чакырдылар. Гармунның шау-шулы тавышына өйдән кешеләр чыгып, артистлар белән бергә бии башладылар. Сабантуйга дип истэлекле бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр озын баганага бәйләнде. Традицион бүләкләр булып яулыклар һәм матур итеп чигелгән сөлгеләр санала. Э бәйрәмебезнең төп бизэге-җигелгән ат иде.Җыю барышында җыелган барлык бүләкләр Сабантуй фондына җибәреләчәк.

Тэги: Сулэ авыл клубы

2
июнь, 2023 ел
җомга

2 июньдә Эзмэ мэдэният йорты һәм Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре «Дуслык» лагере балалары өчен «Күңелле балачак»уен шоу-программасын үткәрәләр. Балаларга кунакка әкият геройлары күңелле клоун Клепа һәм Мальвина килде. Алар балалар өчен милли татар халык һәм заманча уеннарны үз эченә алган күңелле шоу-программа әзерләделәр. Балалар күңелле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, «күңелле әкият капчыгы»викторинасы сорауларын чиштеләр. Чара ахырында балалар төрле төстәге конфеттида  коенып һәм татлы мамык белән сыйландылар. Балалар бик яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.

Бу күңелле бәйрәм көнендә, 1 июньдә, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен бергәләп "һәрвакыт булсын кояш" бәйрәм программасын оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашу өчен истәлекле бүләкләр бар иде.

Тэги: Сулэ авыл клубы

30
май, 2023 ел
сишәмбе

30 майда Сулэ авыл клубында " Исэнме җәй!" рэсем конкурсы уткэрелде.Озак көтелгән җәй яшәсен! Аны барлык балалар да түземсезлек белән көтә. Чөнки җәй балалар өчен зур каникуллар, укудан ял итү, елгада су коену, ялга чыгу, гаилә белән табигатьтә ял итү. Балалар үзләренең рәсемнәрендә җәйнең иң матур почмагын-елга ярын сурәтләгәннәр. Алар үз иҗатын карандашлар белән сурәтләделэр. Һәр рәсем үзенчә матур булып чыкты-анда якты кояш та, елга,  көймә дэ , гомумэн балалар чын җәйне ничек күрергә телэулэре сурэтлэнгэн иде.

Тэги: Сулэ авыл клубы

30 майда Сулэ авыл клубында Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган "Без Тәмәкесез тормыш өчен" тематик программасы уздырылды. Модир никотинның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләде, тәмәке шул ук наркотик икэнен анлатты. Тәмәкегә ияләшү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, һәм мондый бәйлелектән котылу бик авыр. Тәмәке тарту-иң еш очрый торган зарарлы гадәт. Тәмәке тартуның организмга зур зыян китерүе турында да белдек.Хэм  балаларның бернинди сылтау белән дә тәмәке тарта башламавы бик житди карарга кирэклеген белдердек. Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакларга кирәк. Балалар үзләре өчен билгеле нәтиҗәләр ясадылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

27
май, 2023 ел
шимбә

27 май конне Сулэ авыл клубы модире балаларга "Изумительный Морис" дип исемлэнгэн мультфильмга культпоход оештырды. Мультфильм балаларга бик ошады.

Тэги: Сулэ авыл клубы

Балалар бакчасындагы чыгарылыш балы — барлык бәйрәмнәрнең иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслык бэйрэм. «Чыгарылыш балы» сүзе һәркемдә аерым ассоциацияләр тудыра. Бу аерылышу, яхшы үгет-нәсыйхәтләр. Чыгарылыш балы матур садик чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш балаларынын хәтерендә мәңгегә калырга тиеш. Бу бәйрәм көнендә,27 майда, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм Корсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Кояшкай"балалар бакчасының чыгарылыш бәйрәмен үткәрүдә катнаштылар. Алар балалар өчен " Маша һәм Аю "театральләштерелгән сәхнәсен әзерләгәннәр иде.Шулай ук балаларны котларга татар кызы килде һәм алар белән төрле уеннар үткәрде.

Тэги: Сулэ авыл клубы

26
май, 2023 ел
җомга

26 майда Сулэ авыл клубында укытучы һәм остаз елына багышланган «китап битләрендә укытучы» әдәби сәяхәте уздырыла. Җирдә күп һөнәрләр бар, аларны атау һәм санап чыгу мөмкин түгел. Күп һөнәр ияләре белән без очраклы рәвештә очрашабыз, башкалар турында ишетеп кенә беләбез. Һәм җирдә бер генә һөнәр бар, җәмгыять аныңсыз яши алмый һәм эшли алмый – ул укытучы. Чарада катнашучылар укытучыларга багышланган әдәби әсәрләр буенча сәяхәткә чыктылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

23
май, 2023 ел
сишәмбе

21 майда Сулэ авыл клубында балалар белән кичке жыелу "Аулак ой" уздырдык. Башта балалар белән "Аулак ой"кичке утырышларының серләрехэм тарихы турында сөйләштек. Аннары балалар кичне дәвам итеп, татар халык уеннары уйнадылар: "Урындык", "йозек салыш", "Тубэтэй". Чара татар халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатыннан үткәрелде. Милли гореф — гадәтләр бит-безнең зур байлыгыбыз! 

Тэги: Сулэ авыл клубы

21
май, 2023 ел
якшәмбе

21 майда Сулэ авыл клубында балалар белән "Күңелле уеннар көне"уен программасын үткәрдек. Балалар өстәл теннисы, шашка, бильярд уйнадылар. Остэл уеннары-эрудицияне үстерү, суз тезмэсен тулыландыру, логик уйлауны яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме, мондый уеннар тере аралашу. Аларның һәрберсе кызыклы күңел ачу, дәрт, көчле эмоцияләр бирә. Аннары велосипедта йөрергә чыктык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International