22 июньдә Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш мэдэният йорты белгечләре белән берлектә "Хәтер шәме"акциясендә катнаштылар.
1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Кайгылы датаны рәхимсез сугыш кичергән кешеләрне искә алу һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәләр. Бу сугыш илебезнең иң авыр сынауларының берсе булды.
22 июньдә миллионлаган шәмнәр фашизмны җиңгән халыкларның гомуми кайгысы билгесе генә түгел, ә кешелекнең киләчәге хакына безнең тарихи үткәнебезне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы булып тора, шуңа күрә «Хәтер шәме» акциясе дөньяның дистәләгән илләрендә уза.