Балаларны кызыксындыру максатыннан, 4 июль конне Сулэ авыл клубында Саба районы буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр. Без Саба урман хуҗалыгы тарихы музее, Сатыш авылында музей-мәдрәсә буйлап сәяхәт иттек. Балалар урман хуҗалыгында Н.М.Миңнеханов исемендәге уникаль дендрология бакчасы һәм башка бик күп кызыклы һәм матур урыннар барлыгын белделәр. Балаларда бу матурлыкларны барысын да күрергә теләк уянды.