Участие на празднике Сабантуй в г. Казани

2023 елның 24 июне, шимбә

Сабантуй-иң яраткан һәм көтелгән халык бәйрәме. Бу күңелле бәйрәм, анда милли җырлар һәм биюләр, шаян конкурслар һәм спорт ярышлары тынмый. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре Казан шэхэрендэ утуче "Сабантуй" бәйрәмендә катнашалар. Юлбат , Сатыш, Олы Нырты,Килдебэк мэдэният йортлары һәм китапханәсе, Тенеки, Сулэ, Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләреннән торган «Дуслык» җыелма фольклор ансамбле кунакларны күңелле татар халык җырлары белән каршы алуда катнашты. Коллектив "Мастер-класслар" зонасы мәйданчыгында фольклор җырлары белән чыгыш ясады, аларны үзләренең халык уеннарына, Сабантуй бәйрәмнәре традицияләрен тәкъдим итүче җырлар белән биюләргә җәлеп иттелэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International