22 июньдә Сулэ авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты хезмәткәрләре авыл жирлеге башлыгы белән берлектә,усеп килүче буынның игътибарын геройларның батырлыгына җәлеп итеп, хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Батырлыгыгыз мэнгелек" дип аталган хэтер сәгатен үткәрделәр. Хэтер сәгате барышында балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, Брест ныгытмасын саклау, Ватанны данлыклы саклаучылары, совет халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләделәр .
Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясенә һәм бер минут тынлыкка кушылдылар.