3 декабрь – Билгесез солдат көне. Бу көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия сугышчыларының истәлеген, хәрби батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.
2 декабрь конне Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчы-җирдәшләр hэйкэле янында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды. Анда Сулэ авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре,Курсабаш интернат мәктәбе укучылары катнашты. Үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. hэйкэлгэ чәчәкләр салдылар, шәмнәр кабыздылар.
Инвалидлар декадасы ел саен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр уза, бу мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр каршына бер адым. Ул инвалидлар белән бәйле проблемаларны аңлауга, аларга карата толерантлы мөнәсәбәтне үстерү максатын күздә тоткан чаралар комплексын үз эченә ала. Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре ел саен бу изгелек кылырга чакыруны калдырмаска тырышалар. Бүген, 1 декабрь конне, алар Курсабаш интернат-мәктәбендә укучы балалары өчен "яхшы кәеф"уен программасын үткәрделәр. Әкият персонажларына киенеп, балалар янына кунакка килделэр.Төрле уеннар, шул исәптән халык уеннары да уйналды. Укучылар күңел ачтылар. Ахырда, традиция буенча, программаның бию белэн тәмамлауны оештырдык.
30 ноябрьдә Сулэ авыл клубында "Сезнең сәламәтлек"профилактика программасы узды.Җитәкче сәламәт яшәү рәвеше озын гомерлелеккә ничек тәэсир итә, шәхси физик мөмкинлекләрне исәпкә алып, сәламәтлеккә иң рациональ юлны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде. Анда катнашучылар сәламәтлекнең нәрсәгә бәйле булуын, озын гомер һәм актив яшәү рәвешенең үзара бәйләнешен, сәламәтлекне ничек сакларга һәм авыруларның барлыкка килүен булдырмаска, физик күнегүләрнең файдасы турында һ.б. белделәр. Шулай ук без халык медицинасының файдасы һәм төрләре турында сөйләдек.
Әниләр Көне-иң кадерле һәм якын кешегә багышланган җылы һәм зур куркэм бәйрәм.26 ноябрь конне Сулэ авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чәй эчүе уздырылды. Мул итеп бэйрэм остэле ясадык. Чәй эчкәндә, һәр әни узе алып килгән ризыкнын рецепты белән уртаклашты. Аннары без барыбыз да күңелле итеп, халык уеннары уйнап, җырлар җырлап, табышмаклар чишеп утырдык.
24 ноябрь конне, Әниләр көне алдыннан, Сулэ авыл клубы мөдире авыл халкы өчен Курсабаш мәдәният йортында узган Рамил Галимҗанов концертына культпоход оештырды. Концерт программасы мавыктыргыч һәм төрле иде. Концерт ике сәгать дәвам итте, Рамилнен иҗатын яратучылар, күп кенә җанатарлары аңа бөтен чыгыш дәвамында кушылып җырладылар.Тамашачылар өйләренә бик канәгать кайтып киттелэр, концерт һәркемгә ошады.
18 ноябрьдә Кыш бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бәйрәм традицион рәвештә илдәге барлык яңа ел вакыйгаларына старт бирә. 17 ноябрь конне мәдәният хезмәткәрләре-Курсабаш авыл китапханәсе китапханәчесе, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш мэдэният йорты хезмәткәрләре, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Кыш бабайның күңелле туган көне"уен программасын үткәрделәр. Чара барышында балалар Кыш бабайның да туган көне барлыгын белделәр. Алар сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Чарага Кар Кызы һәм клоун белән Кыш бабай үзе дә килде. Балалар Кыш бабайны туган көне белән котладылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, "Снежки", "Морозные узоры" һәм башка уеннар уйнадылар. Чара ахырында балалар татлы призлар алдылар.
16 ноябрь конне Сулэ авыл клубында "Тылсымлы куллар" кул эшләре буенча дәрес узды.Катнашучылар өчен дәресне Нигъмәтҗанова Алсу үткәрде. Ул инде озак вакыт кул эшлэре белән шөгыльләнә, һәм һәр буш минутын үз мавыгуына багышлый. Оста үз эшләнмәләрен күрсәтте, бәйләүнең иң гади элементларын рәхәтләнеп аңлатты, осталык хәйләләре белән уртаклашты, эшләнмәләрне ясаганда үзенең кечкенә серләрен ачты.Безнең шөгыльләр халык уеннары белән чиратлашып барды. Эш вакыты сизелмичә үтте. Катнашучылар яңа очрашуларга өметләнеп киттеләр.
10 ноябрь конне Сулэ авыл клубында көзге викторина узды.Балалар көз айлары турында белемнәрен күрсәттеләр: алар нәрсә белән искиткеч, көзнең үзенчәлекле билгеләре турында сөйләделәр, мәкальләр белән таныштылар һәм бу искиткеч чор турында табышмакларга җавап бирделәр.
4 ноябрьдә бөтен илебез яшь бәйрәмне – Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә! Бу Россия халкының тарихи зирәклеге датасы, Россиянең бәйсезлеге, дәүләтчелеге һәм ныклыгы символы. Без үз илебез, аның уңышлары һәм казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз, аның киләчәгенә ышанабыз. Барыбызны да Ватаныбыз, аның данлы тарихы өчен горурлык хисе берләштерә. Һәм бу бәйрәмдә без бердәм һәм көчле халык, һәм безнең бер Ватаныбыз – Россия икәнебезне аеруча көчле итеп тоябыз.
5 ноябрьдә Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты, Түбән Утар авыл клубы,Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә бәйрәм чарасы оештырдылар. Алып баручы, бу бәйрәмнең россиялеләр өчен әһәмияте турында сөйләде. Безнең көчебез бердәмлектә һәм барысына да тынычлык, игелек телэп үтте.
Тамаша залы бәйрәм көнендә тулы иде, чарага гаиләләр килде, балаларны алып килделәр. Берничә сәгать дәвамында концерт барды, залда гомуми дәрт атмосферасы хөкем сөрде. Артистлар чыгышлары тулы бер программага эверелде.
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.Халыклар бердәмлеге көне-балалар кечкенәдән белергә тиеш бәйрәм.
Хәзерге Халыклар бердәмлеге көне-кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, ә күпмилләтле ил гражданнарына бердәмлекнең мөһимлеген дә искә төшерергә чакыручы бәйрәм. Чөнки бер юнәлештә хәрәкәт иткәндә генә авырлыкларны җиңеп, киртәләрне җиңеп була, бигрәк тә безнең көннәрдә.Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү Тарихы, Ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына башкарган батырлыклары белән таныштылар. Балалар илебезнең никадәр зур, матур һәм ресурсларга бай булуын белделәр. Россиянең тарихи үткәне турында белдек, дәүләт символлары турында белемнәрне ныгыттык.