"Йорэк жылым сина әнием"-концерт

2024 елның 29 ноябре, җомга

Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит үз якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп булып тора, календарьдагы датага карамастан. Курсабаш авыл мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә 29 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган "Йорэк жылым сина әнием"дигән бәйрәм концерт программасы узды. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләргэ багышланды. Чара барышында шулай ук свода катнашучы улларын лаеклы тәрбияләүләре өчен әниләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Мондый көнгә багышланган концерт үзенчәлекле, чыннан да якты, масштаблы һәм мәрхәмәтле булды! Залда гадәттән тыш күңелле, бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International