"Кунелле уеннар коне"-кунел ачу, уен программасы

2024 елның 7 декабре, шимбә

7 декабрь көнне Курсабаш интернат мәктәбе укучылары өчен күңел ачу программасы үткәрелде. Уен - һәр баланың төп эшчәнлеге. Бөтен буш вакытларын балалар уйный, конкурсларда ярышырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга ярата. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Катнашучыларга зирәклек,игътибар һәм җитезлек кирәк булды. Балалар «балыкны тот», «җавапны тап» һәм башка конкурсларда катнаштылар.
 Беркемгә дә сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, кәефне яхшырта, ә уен бигрәк тә балаларга һәм яшүсмерләргә ошый, чөнки ул бик күп көлү һәм күңел ачу китерә. Күңелле ниятләр көне күңелле узды һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International