Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.Ул сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 4 декабрьдә Сулэ авыл клубында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу кичәсе узды.Без әңгәмә кордык, яңа китаплар белән таныштык.Без шуны истә тотарга тиеш: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә безнең кебек үк кирәк. Шуңа күрә алар да тулы тормыш белән яши алсын өчен алар белән ешрак очрашырга кирәк. Һәм бу хакта без үсеп килүче буынга ешрак сөйләргә тиеш.