28 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, Әниләр көненә — тормышыбыздагы иң якын һәм кадерле кешеләребезгә рәхмәтебезне белдергән көнгә багышланган "Синен очен генэ..." исемле искиткеч бәйрәм концерты булып узды. Әниләр - безнең сакчы фәрештәләребез, алар безне һәрвакыт хуплыйлар һәм илһамландыралар.Концерт дәвамында әниләргә карата җылы һәм күңелне нечкәртерлек сүзләр яңгырады. Концертта катнашучылар матур сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, махсус әзерләнгән номерлар да бүләк иттеләр: күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, әниләр тормышыннан театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.