ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Һәр көз саен табигать иҗади идеяләр өчен илһам гына түгел, аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр дә бирә. Табигый материаллардан үз кулларың белән композицияләр әзерләүнең мавыктыргыч процессы вакытны файдалы уздырырга ярдәм итә, балаларда хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык тәрбияли, фантазиягә этәргеч бирә, эстетик зәвыкны, хәтерне һәм фикерләүне үстерә. 12 сентябрь көнне Оет авыл клубы  китапханә белән берлектә «Миләшле  көзе» исемле мастер-класс үткәрде. Чара вакытында балалар көзге композицияләр иҗат иттеләр. Балаларны бу иҗади процесс бик мавыктырды. Эш кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды.

Тэги: Оет авыл клубы

10
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

11 сентябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Көздә кунакта» дигән викторина үткәрде. Чара барышында балалар көз айлары турындагы табышмакларны чиштеләр, көзнең билгеләрен әйттеләр, көзгә багышланган конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар.

Тэги: Оет авыл клубы

5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 сентябрь көнне Оет авыл клубында балалар өчен «Күңелле фәннәр» исемле танып белү программасы үтте. Чара барышында укучыларга фәннәр турында сөйләдек, уен формасында катнашучылар күп яңалыклар белделәр, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Чара күңелле һәм мавыктыргыч  узды, барлык катнашучылар да яхшы кәеф алдылар һәм фән турында яңа белемнәр тупладылар.

Тэги: Оет авыл клубы

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

9 Май – Җиңү көне безнең дәүләтнең төп бәйрәмнәренең берсе булып санала. Бөтен халык, барлык шәһәрләр дә бу зур бәйрәмгә әзерләнә. 8 май көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Җиңү язы» исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Чара барышында балалар башкаруында шигырьләр, биюләр, шул ерак еллардагы җырлар, шулай ук заманча әсәрләр яңгырады. Шулай ук бер минут тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдык, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларга обелискка чәчәкләр салынды.

Тэги: Оет авыл клубы

1
май, 2024 ел
чәршәмбе

1 май көнне Оет авыл клубы  китапханә белән берлектә «Тынычлык! Хезмәт! Май!» исемле күңел ачу программасы үткәрде. Чара башында 1 Май бәйрәме турында сөйләштек. Балалар бәйрәмнең халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көне дип аталуы һәм дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелүе  турында белделәр. Ә бүген беренче Майны Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип атыйлар. Аннары балалар уен программасында катнаштылар. Чара ахырында барысы да актив катнашулары өчен татлы призлар алдылар.

Тэги: Оет авыл клубы

23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

23 апрель көнне  Оет авыл клубы китапханә бклән берлектә  Халыкара Җир көненә багышланган “Безнең  яшел планета” исемле экологик викторина үткәрде. Чара башында табигать күренешләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшердек, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладык. Викторина барышында балалар табигать турында табышмаклар чиштеләр, хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында сорауларга җавап бирделәр.

Тэги: Оет авыл клубы

12
апрель, 2024 ел
җомга

12 апрель көнне  Оет авыл клубында космонавтика көненә багышланган  «Йолдызларга таба» исемле танып - белү сәяхәте уздырылды. Балалар Космоска очу турында күзаллауларын киңәйтлеләр, рус космонавтикасы үсеше башлангычында торган Россия галимнәре, космос иярченен җибәрү, космонавт – этләр Белка һәм Стрелка, кешенең космоска беренче очышы турында белделәр. Аннары балалар кызыклы биремнәр үтәделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр, космонавтлар һәм аларның сәяхәтләре турында видеороликлар карадылар. Балалар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

Тэги: Оет авыл клубы

6
апрель, 2024 ел
шимбә

6 апрель көнне  Оет авыл клубында яшьләр өчен «Безнең тормыш кыйммәтләре» дигән анкета узды. Чара башында һәр кеше өчен мөһим булган тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек, «кыйммәт» төшенчәсе белән таныштык. Тормыш кыйммәтләренең безнең тормышыбызга һәм гомумән җәмгыятькә ничек тәэсир итүен билгеләдек. Аннары катнашучылар игътибарына «Безнең тормыш кыйммәтләре» исемле  анкета тәкъдим ителде. Соңыннан һәркем дә сорауларга җавап биреп бетергәч, баллар исәпләнде һәм нәтиҗәләр ясалды.

Тэги: Оет авыл клубы

4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек - бәхетле тормышның нигезе, һәр көннең шатлыгы, аны саклап калу җиңел түгел, әмма ул үтәлергә тиеш. Сәламәтлек-кеше тормышының төп кыйммәте. 4 апрель көнне  Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән танып - белү программасы үткәрелде. Чара башында балаларга сәламәтлек, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, көндәлек режимны  үтәүнең мөһимлеге турында сөйләдек. Балалар «Ребуслар», «Витаминнар җыябыз», «Сәламәтлек өчен нәрсә кирәк», «Файдалы-файдасыз» кебек уеннарда катнашып сәламәтлек иленә сәяхәт иттеләр. 

Тэги: Оет авыл клубы

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2 апрель көнне  Оет авыл клубында «Безнең канатлы дуслар» дип исемләнгән экологик сәгате уздырылды. Чара башында балаларга кошларның күптөрлелеге, аларның тормышыбызда һәм табигатьтәге  әһәмияте турында сөйләдек. Шулай ук кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында белделәр. Балалар кошлар турында табышмаклар  чиштеләр, кошларны тавышларыннан  таныдылар, кошларга багышланган әсәрләрнең исемнәрен әйттеләр. Чара ахырында барлык катнашучылар да  безнең канатлы дусларыбызны сакларга һәм якларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

            

 

Тэги: Оет авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International