1 май көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Тынычлык! Хезмәт! Май!» исемле күңел ачу программасы үткәрде. Чара башында 1 Май бәйрәме турында сөйләштек. Балалар бәйрәмнең халыкара хезмәтчәннәр бердәмлеге көне дип аталуы һәм дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелүе турында белделәр. Ә бүген беренче Майны Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип атыйлар. Аннары балалар уен программасында катнаштылар. Чара ахырында барысы да актив катнашулары өчен татлы призлар алдылар.