«Йолдызларга таба» исемле танып - белү сәяхәте

2024 елның 12 апреле, җомга

12 апрель көнне  Оет авыл клубында космонавтика көненә багышланган  «Йолдызларга таба» исемле танып - белү сәяхәте уздырылды. Балалар Космоска очу турында күзаллауларын киңәйтлеләр, рус космонавтикасы үсеше башлангычында торган Россия галимнәре, космос иярченен җибәрү, космонавт – этләр Белка һәм Стрелка, кешенең космоска беренче очышы турында белделәр. Аннары балалар кызыклы биремнәр үтәделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, ребусларны чиштеләр, космонавтлар һәм аларның сәяхәтләре турында видеороликлар карадылар. Балалар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International