Һәр көз саен табигать иҗади идеяләр өчен илһам гына түгел, аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр дә бирә. Табигый материаллардан үз кулларың белән композицияләр әзерләүнең мавыктыргыч процессы вакытны файдалы уздырырга ярдәм итә, балаларда хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык тәрбияли, фантазиягә этәргеч бирә, эстетик зәвыкны, хәтерне һәм фикерләүне үстерә. 12 сентябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Миләшле көзе» исемле мастер-класс үткәрде. Чара вакытында балалар көзге композицияләр иҗат иттеләр. Балаларны бу иҗади процесс бик мавыктырды. Эш кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды.