6 апрель көнне Оет авыл клубында яшьләр өчен «Безнең тормыш кыйммәтләре» дигән анкета узды. Чара башында һәр кеше өчен мөһим булган тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек, «кыйммәт» төшенчәсе белән таныштык. Тормыш кыйммәтләренең безнең тормышыбызга һәм гомумән җәмгыятькә ничек тәэсир итүен билгеләдек. Аннары катнашучылар игътибарына «Безнең тормыш кыйммәтләре» исемле анкета тәкъдим ителде. Соңыннан һәркем дә сорауларга җавап биреп бетергәч, баллар исәпләнде һәм нәтиҗәләр ясалды.