18 июльдә Килдебәк авыл мәдәният йорты мөдире балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык һавада мавыктыргыч конкурс-уен программасы оештырды. ""Помогай нам, солнышко, крепнуть и расти»" " чарасы үзендә спорт дәрте, файдалы белемнәр һәм позитив диңгезен берләштерде. Малайлар белән футбол уены уйнадык.
Чара җәйге чорда балаларның сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм имин буш вакытын уздыру кысаларында узды. Программа тәмамлангач, анда катнашучыларның барысы кәеф күтәренкелеге алды.
16 июльдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире балалар белән Светофорда кунакта булып ,танып белү сәгате үткәрде".
Куркынычсызлык нәрсә ул? Бу үзеңне нинди дә булса куркынычтан сакларга, сак, игътибарлы булырга, билгеләнгән кагыйдәләрне төгәл үтәргә, ягъни үзеңне куркынычтан сакларга дигән сүз. Ә хәрәкәт кагыйдәләрен өйрәнергә һәм белергә кирәк, үз тормышыңны куркыныч астына куймау һәм транспорт хәрәкәтенә комачауламау өчен. Болар турында бүгенге чарада сөйләштеләр, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара ахырында балалар "Азбука җәяүле" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "Ярый", "Ярамый" уенында уйнадылар.
15 нче июль көнне кич җитеп, көтү кайтып,кояш баегач, Килдебәк авылы халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар. "Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш авыл халкына зур бәйрәм булды. Апалар яшьлекләрен искә төшерделәр, кемнәрдер яулык астыннан яшьләрен чылатты.Олы Арташ авылы клубы мөдире ярдәме белән оешкан бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык.
15 июльдә Килдебәк мәдәният йорты мөдире “Ишегалдына уйнарга чык” дигән конкурс-күңел ачу программасы уздырды. Сәламәтлек дәресләре - һәрберебез өчен мөһим, сәламәтлегебез - үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм ныклы рухы турында кайгыртучылар өчен. Егетләр велосипед белән ярыштылар.
12 нче июль көнне кич җитеп, көтү кайтып,кояш баегач, Олы Арташ халкы капка төбенә борынгыча итеп кич утырырга җыелды. Гасырлар узса да, искерми торган җырлар яңгырады, бала - чагасы, әби- бабае, апа- абыйлар- барсы да гармун моңына кушылдылар.
"Курше- фест" фестивале кысаларында үткәрелгән " Капка төбендә кич утыру" исеме астындагы бу күренеш авыл халкына зур бәйрәм булды. Апалар яшьлекләрен искә төшерделәр, кемнәрдер яулык астыннан яшьләрен чылатты.
Шулай ук Җиңунең 80 еллыгын истә тотып сугыш чоры җырлары да җырланды. Һәм әлбәттә, бәйрәм балаларның да чыгышларсыз булмады. Алар да саф татарча җырларын башкарып, Сәйдә Г. Тукайның моңлы шигырен сөйләде. Килдебәк мәдәният йорты мөдире ярдәме белән оешкан
Бәйрәм искиткеч дәрәҗәдә узып, алга таба бу йоланы дәвам итәрбез дип сүз куештык.
Олылар да, балалар да әкиятләр ярата: сихер һәм маҗаралар мавыктыра, күңел ача, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Һәм, әлбәттә, җәйге каникул көннәрендә әкиятсез булмый.
12 июль көнне Килдебәк мәдәният йорты мөдире балаларга яраткан әкиятләр битләре буйлап сәяхәт кылырга һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим итте. Балалар яңа әкиятләр белән таныштылар һәм искеләрен искә төшерделәр. Аннары балалар әкият викторинасында катнаштылар. Алар әкиятләр һәм әкият персонажларын, фрагмент буенча әкиятләрне актив тыңладылар, "Дөресме-юкмы?" сорауларына җавап бирделәр. Чара вакытында барлык катнашучылар әкият атмосферасына тылсымлы һәм яхшы кәефле булдылар, әкиятләр буенча белемнәрен күрсәттеләр.
9 июль көнне Килдебәк мәдәният йортында “Аждаһаны ничек өйрәтергә” дигән фильм күрсәтелде. Иккинг исемле карт викинг үзенең элекке маҗаралары һәм кабилә гореф-гадәтләре турында сөйли. Ул малай чагында, аждаһа телгә өйрәнгән вакытка чума. Тылсымлы дөньяны Крессида Коуэлл уйлап тапкан: бала чагында ул күп вакытын утрауда электрсыз һәм элемтәсез уздырган, шуңа күрә үзен рәсем ясау һәм тарихлар язу белән күңелен ачкан. Бу образлар фильм нигезенә салынган. Балалар әлеге фильмны сокланып карадылар.
8 июль көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында гаилә көне уңаеннан “Мин үз гаиләмне яратам» дигән темага балалар рәсем конкурсы булып узды. Конкурста балалар катнашты. Балалар төсле карандашлар ,краскалар белән рәсем ясадылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алдылар.
25 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән яшүсмерләр өчен «Яшьләр һәм спорт бердәм - шуңа күрә җиңелмәс» сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләргә үз сәламәтлекләренә ничек карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Әңгәмә вакытында катнашучылар «сәламәтлек»төшенчәсенең билгеләмәсен формалаштырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше-кешенең үз-үзен акыллы тоту системасы, һәрнәрсәдә уртачалык, чыныгу, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту. Чара ахырында катнашучылар арасында интеллектуаль уен үткәрелде. Егетләр һәм кызлар үзара ярыштылар, сәламәтлек һәм спорт төрләре буенча сорауларга җавап бирделәр.
12 июнь көнне Килдебәк мәдәният йорты белгечләре һәм китапханәче «Россия көненә Төп закон - Конституция» дигән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрдек. Бу бәйрәм-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы – Бу һәр россияленең туган Россиянең чәчәк атуына һәм бөеклегенә керткән шәхси өлеше. Без үзебезнең бөек үткәннәребез белән горурланабыз гүзәл һәм чәчәк атучы илдә яшәргә омтылабыз. Россия гимнын тыңлаганнан соң, Россия Федерациясенең төп символлары: флаг, герб, гимн белән таныштылар». Катнашучыларны бәйрәм белән котладык һәм киләчәк буыннар горурланып "Бу минем Ватаным, бу минем Россиям"дип әйтә алсын өчен Ватаныбызга сакчыл карарга, аны сакларга һәм якларга өндәдек.