ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Ленинград камалышы-Бөек Ватан сугышы тарихының иң куркыныч битләренең берсе. Бу шәһәрнең кешелек тарихындагы иң озын камалышы: 900 көнгә сузылган авыр , газаплы батырлык көне мул. Сугыш тарихында бер генә шәһәр дә Ленинград кебек блокада да  калмады.27 гыйнвар көнне Олы Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре” Блокадалы Ленинград көндәлеге" дигән Бөтенроссия акциясен үткәрделәр.Акция вакытында катнашучыларга сугыш елларындагы кешеләрнең тормышы, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен «блокадалы»дип аталулары турында кыскача сөйләделәр.Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә нәкъ менә шундый минималь норма икмәк бирү билгеләнгән иде. Без ,Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекләрне истә тотарга, сакларга һәм аларның батырлыгы өчен рәхмәтле булырга тиеш!

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

14
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

   Искечә Яңа елны каршылау- Яңа ел бәйрәмнәренең дәвамы ул. Бер-берең белән очрашып,күрешеп , матур яңа  ел теләкләре ишетү һәм теләү өчен яңадан бер мөмкинлек бирелә. Шушы унайдан 13 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре  “Искечә Яңа ел белән “ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар. Дәртле биюләр , күңелле җырлар , кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдә авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрле еллар музыкасы белән төзелгән дискотекада биеделәр. Һәркем бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралдылар.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

10 январь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты   хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш көне күңелле» исемле уен программасы үткәрделәр. Барлык балалар да күңел ачу, уйнау  өчен җыелдылар. Өстәвенә, һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга без салкыннардан курыкмыйбыз, дип исбатладылар. Балалар тизлектә, көчтә, чыдамлылыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр бик кызык булды, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Соңыннан барысы да кышны озату турында табышмаклар чиштеләр. Чараны карда хәзинә эзләү белән төгәлләделәр

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

6
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

6 гыйнварда Кече Шинар мәдәният йорты, китапханә, Уют мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Олы Нырты мәдәният йортында "Сертотмас урдәк" театраль тамашасын тәкъдим иттеләр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле Йорт хайваннары. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларның җырларын җырладылар. Ахырда йорт хайваннары Яңа ел бәйрәме оештырдылар, Кыш бабай килде, татлы бүләкләр таратты, кызыклы һәм күңел ачу уеннары уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

5 январь көнне Олы Нырты авыл жирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре Сабанын үзәк чыршысы янында балалар өчен «Ин күңелле Яңа ел» дигән тема астында кызыклы уеннар оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп уйнап биеп күңел ачтылар. Алар төрле командаларга буленеп көч сынаштылар.Кунак булып Кыш бабай, Кар кызы да килгән иде. Алар белән берлектә уйнау балалар өчен тагын да кызыклырак булды.Бәйрәм җыр бию белән үрелеп барды. Катнашучылар да, әти -әниләрдә бүгенге күңелле очрашудан рәхмәт эйтеп таралыштылар.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

3
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмен һәркем көтеп ала, бигрәктә балалар. Шул уңайдан, 3 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм дә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр оештырылды. Чыршы бәйрәме кыш бабай, кар кызы, әкият персонажлары, яна ел белән урелеп барды. Үзләренең һөнәрләрен күрсәткән, һәм дә актив катнашкан  балаларга кыш бабай бүләкләр, баллы призлар бирде.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

1
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкият могҗизалары һәм тылсымлы бәйрәм. 31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Яңа ел һәркемгә могҗиза буләк итсен» дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьлэндереп жибэрделэр.Барысы да элеге бэйрэм белән канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

17
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Россиядә илнең төп сихерчесе Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә, ул һәркемгә: балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Нәкъ менә аны,Кыш бабайны әкият һәм тылсымлы Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа һәм тылсымга ышанган һәркем кунакка түземсезлек белән көтә. Кыш Бабайның туган көне-искиткеч бәйрәм. Бу көнне һәркемгә гадәттә бүләкләр бирүче, изге теләкләр һәм хыяллар тормышка ашыручы кешене котлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә 17 декабрь конне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш бабай маҗаралары» иҗади эшләр конкурсы оештырдылар.Чара башында балалар Бөек Устюгтагы яраткан персонаж һәм аның резиденциясе турында презентация карадылар, төп герой катнашындагы мультфильмнарны бик теләп карадылар, Яңа ел бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрделәр, Кыш бабайларын ясадылар һәм күргәзмә оештырдылар. Шулай ук үз куллары белән ясалган бүләкләрне һәм Кыш бабайны туган көне белән котлап, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар.

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

Яңа ел-барлык балаларның яраткан бәйрәме. Бу утлары янып тора торган чыршы һәм Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләкләр. Бәлки, елга бер тапкыр гына була торган могҗизага, кечкенәсе һәм зурына кадәр бөтенесе дә ышана. Яңа ел могҗизаларын булдыруда һәркем катнаша ала. Моның өчен теләк һәм бераз фантазия булу җитә. 16 декабрьдә мәдәният хезмәткәрләре «Безгә Яңа ел килә!» дип исемлэнгэн рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Конкурс ата-аналар белән берлектә сәнгать-иҗат эшчәнлегендә бәйрәм атмосферасы һәм кәеф тудыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелә. Балалар бөтен күңелләрен биреп тырышып ясадылар,шуңа күрә аларның рәсемнәре якты, матур булып чыкты. Тиздән Яңа ел! Ул ашыга, безгз килә!

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

14
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кыш-күңелле һәм кызыклы  уеннар вакыты.14 декабрь көнне Олы Нырты авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада "Сәламәт балалар-татлы конфетлар» дигән уен программасы уздырдылар. Кыш көне чык һавада вакыт үткәрү сәламәтлеккә зур  файда китерә. Уен программасына мәдәният хезмәткәрләре  кызыклы уеннар, конкурслар, табышмаклар кертеп , балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттелэр. Балалар  сынауларны  оста итеп үттеләр.Чара барышында балалар таудан чана шуаргада, йомшак карда ятып тәгәршергә дә өлгерделәр. Алар тюбинглар  белән  кар тузаны ,бураннар очырып  аска төштеләр .Кышкы күңел ачу сезонны кызыклы һәм онытылмаслык итеп истә  калачак  Кыш көне ачык һавада хәрәкәтле  уеннар һәм күңел ачулар зур шатлык кына китереп калмыйча, сәламәтлеккәдә бәяләп бетергесез файда китерә

Тэги: Олы Нырты мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International