«Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез» бәйрәм программасы.

2025 елның 9 марты, якшәмбе

8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне күптән инде яз, нәфислек һәм кешелекнең гүзәл яртысына игътибар символына әверелде. Хәзерге Россиядә 8 Март иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Традиция буенча ирләр якыннарын — әниләрен, хатыннарын, кызларын, хезмәттәшләрен — чәчәкләр, бүләкләр һәм җылы сүзләр белән котлыйлар. Бу көнне махсус хәрби операциядә булган сугышчыларның әниләрен котлау аеруча мөһим. Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре улы операциянең беренче көннәреннән үк хәрби хәрәкәтләр зонасында булган нурзия апа  Газизәнованы котладылар һәм тизрәк кайтуын теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International