Бәйрәм концерты «Яраннар чәчәк аткан»

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

4 март көнне Урта Нырты авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты ,китапханәсе һәм Язлы Арташ  , Чабья-Чурча авыл клублары белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Яраннар чәчәк аткан... " дип исемләнгәнт бәйрәм концерты куйдылар.Концерт программасында патриотик җырлар, шигырьләр, композиция һәм Бөек Ватан сугышы турындагы күренешләр тәкъдим ителде. Тамашачылар артистларны алкышлар белән сәламләде. Һәм, әлбәттә, патриотизм һәм бәйрәм рухы хөкем сөргән бәйрәм концертының гомуми эмоциональ атмосферасы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Концерт Ватанны саклаучыларның барысына да рәхмәт белдерергә, аларга җылылык һәм кайгырту бүләк итәргә, буыннарны берләштерергә һәм традицияләрнең кыйммәтен ассызыкларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International