Бәйрәм концерты «Яраннар чәчәк аткан”

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

2 март көнне Язлы Арташ авыл клубында тантаналы концерт булды. Чара башында Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов котлау сүзе белән чыгыш ясады. Прорамманың беренче өлеше «Ватанга хезмәт итәм»-Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.Сәхнәдән ир-атлар адресына җылы котлаулар, патриотик җырлар , сугыш биюләре яңгырады. Икенче өлеш « Сезнең өчен яраткан хатын-кызларыбыз»Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды.Концертны алып баручылар гүзәл затларга һәм кешелеккә карата бик күп җылы сүзләр әйттеләр, хатын-кызларга шатлык , матурлык, мәхәббәт,камиллек һәм яхшы кәеф теләделәр. Җылылык һәм мәхәббәт белән сугарылган программаның һәр номеры кабатланмас шатлык , соклану һәм бәхет хисе бүләк итте. Залда һәр номерның көчле алкышлары яңгырады.Бүген үз эшләрен кичектереп, бәйрәм чарасында катнашучыларның барысы да яхшы кәеф алып киттеләр, шундый бай эчтәлекле концерт өчен рәхмәт белдерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International