«Җиңү утын саклыйбыз!»

2025 елның 22 феврале, шимбә

22 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Җиңү утын саклыйбыз!» дигән акциягә кушылдылар. Балалар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләштек. Алар турында язмалар укылды. Сугыш чоры җырларын тыңлап, катнашучылар гитарада уйнадылар һәм үзләре кушылып   җырладылар. Мондый чаралар яшүсмерләрдә патриотик рух, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатында бик яхшы тәрбия чарасы булып тора. Бу акция безне берләштерә. Ул традициягә әверелсен һәм һәркемнең изге бурычы буларак киләсе буыннарга күчсен. Чара азагында махсус операциядә һәлак булган якташыбыз Ренат Гайнетдинов истәлегенә шәмнәр кабызылды. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International