15 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Шәмәрдән авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен янгын сүндергечләрне дөрес куллану буенча «Безопасность в твоих руках» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Белгечләр үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, янгын сүндергечне ничек дөрес итеп сайларга һәм аны эшкә әзерләүне практикада күрсәттеләр. Катнашучылар көнкүрештә һәм җитештерүдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук янгыннарны ничек булдырмау турында белделәр. Мастер-класс яшьләрдә зур кызыксыну уятты, аларның күбесе элек янгын сүндергечләрне куллану кагыйдәләре турында белмәүләрен һәм хәзер үзләрен штаттан тыш хәлләргә әзер булуларын белдерде. Яшьләр дәртләнеп практик күнегүләрдә катнаштылар, шартлы янгын учагын ничек тиз һәм нәтиҗәле итеп сүндерергә кирәклеген белделәр. Мастер-классның практик өлеше – кабызган учакны сүндерү булды. Белгечләр күзәтүе астында катнашучылар үз көчләрен янгын сүндерүдә сынап карый алдылар. Учакны уңышлы сүндергәннән соң, балаларга янгын сүндергечне реаль тормышта дөрес куллануның мөһимлеген аңлаттылар. Уңыш һәрвакытта да гарантияләнмәгән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тоту һәм куркыныч туганда тиз арада янгын сүндерү хезмәтен чакырту мөһим дип аңлаттылар. Учак тиз һәм нәтиҗәле сүндерелде, бу янгын сүндергечләрне дөрес кулланырга өйрәтүнең мөһимлеген ассызыклады. Катнашучылар белгечләргә кыйммәтле белемнәре һәм үз көчләрен практикада сынап карау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.
11 август көнне Измә мәдәният йорты янында авыл халкы һәм кунаклары өчен «Музыкальная солянка» дигән урам концерты булды. Кичке салкынлык һәм күңелле атмосфера бик күп кешеләрне: балаларны, өлкәннәрне, пенсионерларны җыйды. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты, «Акварель» халык хореография коллективы (җитәкчесе Хуҗин А.И.) катнашты. Алар тамашачыларны шат күңелле җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр. Авыл халкы кичне рәхәтләнеп бер-берсе белән бергә үткәрде, музыка һәм биюләрдән ләззәтләнде. Концерт аралашу, бәйрәм рухы тудыру һәм авылның мәдәни тормышы традицияләрен саклап калу өчен менә дигән сәбәп булды.
9 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре физкультурниклар һәм тимер юлчылар көненә багышланган «Достигая цели!» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырдылар. Чараны тантаналы рәвештә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев котлау һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Бу көн чын күңелдән спортны яраткан кешеләрне берләштерде. Күңел ачу программасы спорт бәйгеләре, төрле музыкаль чыгышлар һәм бию номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Программа кысаларында баскетбол буенча спорт очрашулары, вакытка йөгерү, эстафета һәм төрле ярышлар булды. Бу күңел ачу программасы барлык катнашучыларга һәм җанатарларга якты тәэсирләр калдырды.
8 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты һәм Шәмәрдән авыл китапханәсе бу юлы яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга багышланган «Дарю тепло» социаль урам акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар балалар белән аларның эшкә урнашуы турында сөйләштеләр, чөнки яшүсмерләр арасында эшләү җаваплылык, пунктуальлек һәм башка мөһим сыйфатлар кебек кирәкле тормыш күнекмәләрен формалаштыру өчен менә дигән ысул булырга мөмкин. Акциядә катнашучылар яшүсмерләргә Шәмәрдән авылында планлаштырылган чаралар турында сөйләделәр һәм традиция буенча буш вакытларын рәхәтләнеп һәм файдалы итеп уздырырга мөмкин булган урыннар исемлеге язылган якты листовкалар тараттылар.
8 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерты үткәрделәр. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармунга халык җырлары, матур шигырьләр, скетчлар белән үрелеп барды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.
6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Мягкая игрушка» мастер-классы оештырдылар. Мастер-классны яшь кул эшләре остасы Әхмәтшина Әмилә алып барды. Ул киез басу технологиясе, йонның төрләре һәм эш өчен материалларны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында мавыгып сөйләде. Шуннан соң йон тетүнең төп алымнарын күрсәтте һәм гади уенчык - сөйкемле аю баласын ясарга булышты. Эш барышында Әмилә үзенең серләре һәм киез эшләнмәләр ясау буенча лайфхаклары белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Мастер-классның атмосферасы иҗади һәм дустанә иде. Мастер-класс катнашучыларга кул эшләренең яңа технологиясен үзләштерергә һәм үзләренең уникаль уенчыкларын булдырырга ярдәм итте.
6 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара светофор көненә багышланган «Мой друг – светофор» исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара светофор тарихы турында кыскача сөйләүдән башланды. Балалар светофор барлыкка килгәннән бирле ничек үзгәргәнен, беренче светофорларның нинди булуын һәм аларның ничек эшләвенә төшенделәр. Шуннан соң балалар светофорның хәзерге замандагы әһәмияте турында белделәр. Чара барышында кызыклы уеннар һәм викториналар уздырылды. Балалар светофор турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, пазллар җыйдылар. Чара азагында барлык катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында белешмәләр салынган буклетлар тапшырылды.
4 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының Җиңү паркында тимер юлчылар көненә багышланган «Судьба моя – железная дорога» дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Чара башында тамашачылар өчен музыкаль пролог һәм театральләштерелгән күренеш әзерләнде, алар тамашачыларны тимер юл дөньясына күчерде. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы чыгыш ясадылар. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык бию төркеме (җитәкчесе Хуҗин А.И.), «Тулган ай» фольклор коллективы (җитәкчесе Галиева М.А.), Мичәнбаш авыл мәдәният йортыннан Гаврилова А.Б., Саба район мәдәният йортыннан Айнур Гәрәев, Измә мәдәният йортыннан Зөлфәт Саматов, Гүзәл Латыйпова, Өтернәс авыл клубыннан Илүзә Гыйльфанова, Иске Мичән авыл клубыннан Ирек Һадиев, Ландыш Һадиева катнаштылар. Бәйрәм концертында матур биюләр, патриотик җырлар, тимер юл турында көйләр, тамашачыларның яраткан җырлары яңгырады. Кунаклар артистлар белән бергә рәхәтләнеп җырладылар, аларны алкышлар белән хупладылар. Бәйрәм концерты уңышлы узды, күп кунаклар җыйды һәм уңай бәяләмәләр алды. Концерт тимер юлчылар коллективын берләштерергә, аларның һөнәрләренең мөһимлеген ассызыкларга һәм үз эшләре белән горурланырга ярдәм итте. Бу чара барлык катнашучылар өчен дә күңелле һәм истә калырлык бәйрәмгә әверелде.
3 нче август көнне Байлар Сабасының Е.Л. Шафранов исемендәге Аргамак картодромында Шафранов Евгений Львович истәлегенә багышланган бөтенроссия күләмендә уза торган «SHAFRANOV RACE 2024» дип исемләнгән картинг ярышы булды. Бу ярышны Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләүче «Акварель» халык биюе төркеме (җитәкчесе Хузин А.И.) рус биюе белән ачып җибәрде. Биючеләр уникаль костюмнарда рус мәдәниятен милли һәм оригиналь итеп күрсәттеләр. Алар бу чыгышлары белән барлык катнашучыларга һәм җанатарларга яхшы тэәсир ясадылар. Барлык тамашачылар бу биюнең матурлыгыннан һәм энергиясеннән ләззәт алдылар.
2 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья карбыз көненә багышланган «День веселого арбуза» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара алып баручының кыскача карбыз тарихы белән таныштырудан башланып китте. Кунаклар бу тәмле җимешнең кайдан килгәнен, аны ничек үстерүләрен һәм аның нинди үзлекләре барлыгын белделәр. Барысы бергә карбыз турында күңелле җыр башкардылар, аннары чараның уен өлешенә күчтеләр. Балалар «Самый быстрый арбузный едок», «Нарисуй арбуз», «Найди косточку» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Өлкәннәр «Угадай сорт арбуза» конкурсында катнаштылар һәм «Арбузные ассоциации» уенында үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Чара ахырында балалар һәм өлкәннәр тәмле һәм татлы карбыз ашап ләззәт алдылар. Балалар күңелле бәйрәм һәм тәмле карбыз тәэсирләре белән канәгатьләнеп өйләренә кайтып киттеләр.